Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банк картасы номерын мошенниклардан саклауның гади алымын атадылар

Телефон мошенникларыннан саклану өчен билгеле бер иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Табиб-психиатр һәм психолог Александр Федорович Sputnik радиосына биргән интервьюсында иң кирәкле вакытта югалып калмас өчен нәрсә эшләргә икәнлеген аңлатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Күпсанлы кисәтүләргә дә карамастан, күпләр мошенникларның ихтыярына буйсынып, аларга телефоннан банк картасы номерын, CVV-кодларын һ.б. мәгълүматларны әйтә.

«Банк мошенникларыннан саклануга килгәндә, мин картага типографиядә үк зур хәрефләр белән «Карта номерын, аеруча менә бу кодны, беркемгә дә әйтмәгез» дип язарга тәкъдим итәр идем. Әгәр кеше картаны алгач шундый язуны күрә икән, ул уйга калачак», - диде Федорович.

Әлегә исә банк карталарында мондый кисәтүләр юк, шуңа күрә моны үзең эшләргә, әйтик, тиешле язма урын алган стикер ябыштырырга мөмкин. Мондый алым кешеләргә, аеруча өлкәннәргә, саклык чарасын күрергә кирәклеге турында искәртеп торачак.

Федорович шулай ук банк хезмәткәрләренә өлкән яшьтәге клиентларга телефоннан шалтыратуны тыярга кирәк дигән фикерен дә белдерде. Ул чагында кешеләр аларга финанс учреждениеләреннән шалтырата алмауларын, әгәр телефоннан шалтыраткан кеше үзен банктан дип әйтә икән, аның мошенник булуын белеп торачак.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-08-2021/bank-kartasy-nomeryn-moshenniklardan-saklauny-gadi-alymyn-atadylar-5834638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев