Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлының Акъәбисе

Баланлы авылында гомер итүче Әлфия апаны авыл халкы, яратып, “Акъәби” дип йөртә.

Тугызынчы дистәсен ва­клаган Әлфия Зыятдинова – ут-күршебез Сарман районы кызы. Рантамак авылында дөньяга аваз салган кызның балачагы авыр сугыш елла­рына туры килә.

– Әткәйне сугышка озаткан­да миңа ике яшь тә тулмаган булган. Ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканда миңа 8 яшь иде. “Балалар бәхетенә әйләнеп кайткандыр”, – дия иде әнкәй. Әти кайткач, дөньяга тагын дүрт сеңлем аваз салды, тигез матур гаиләдә үстек, – дип искә ала Әлфия апа.

18 яшендә, шул чордагы бик күп кызлар кебек, Әлфия дә Горький якларына сезон­лы эшкә китә. Торф чыгару­да тырышып хезмәт куя. Шун­да ул үзенә бирнә сандыгы ту­плый. Аны сөенә-сөенә туган якларына алып кайта. 1960нчы елның 8 маенда Баланлыга ике килен төшә. Авылның гаярь егетләре Рәис – Рантамактан Әлфияне, туганнан туганы Зәет Элемтәдән Илсөярне алтышар ат җигеп алып кайта.

– Мин килен булып төшкән кечкенә генә йорт­та Әхмәткамал мулла гаиләсе яши иде. Тумыштан гарип каенсеңел дә бар. Бик яхшы кар­шы алдылар үземне. Каенанам ипле иде, үз әнием кебек якын булды. Бер елдан – кызыбыз, ан­нан бер-бер артлы ике улыбыз туды. Тырышлык белән корыл­ган уртак тормышыбыз бәхет белән һәрвакыт балкып торды. Кечкенәдән эшләп үскәнгә гек­тарлап бирелгән чөгендернең рәт арасын эшкәртү булсынмы, салам эскертләү дисеңме, тирес чыгарумы, сарык йоны алумы – бер эшкә дә карышып торма­дым. Шуңа каенана-каената ал­дында да йөзем якты булды. Эш кешене бизи ул, – ди Әлфия апа.

Балалары үсә төшкәч, Әлфия апа мәктәпкә җыештыручы бу­лып урнаша. Мәктәп иске. Уку­чылар килүгә җылы булсын, исе калмасын, дип, төнге икедә дә мичкә ягарга бара ул. Ел саен утызар машина утын кисеп, ярып, өеп куя торган була. Кечкенә генә Әлфия диген! “Эшләгәнгә эш карышмый. Хо­дай сәламәтлекне генә кызган­масын. Ялкаулык – бәхетлеләр һөнәре түгел, дип эшләдем мин”, – ди райондашыбыз.

Яңа мәктәп төзелгәч, Әлфия апа анда пешекче бу­лып эшли башлый. Тәмле кул­лы, күркәм холыклы Әлфия апа­ны мәктәптә бик хөрмәт итәләр. Еллар уза. Булганына шөкер кы­лып, балаларын башлы-күзле итеп, оныклар сөеп гомер кичергәндә тормыш иптәше Рәис фаҗигале төстә вафат була. Иренең үлеме 46 ел иңгә- иңне куеп яшәгән хәләленә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Авырлыклар алдында ял­гызы сынмасын-сыгылмасын дип, Бөгелмәдә яшәүче кызы Әлфирә, лаеклы ялга чыгып, тормыш иптәше Азат белән авылга кайтып төпләнәләр.

– Әниебезне юкка гына Акъәби дип йөртмиләрдер, йор­тыбызда сакланган Коръән ки­табы әнкәйнең каенанасының бабасыннан ук калган. Дини йолаларның җаен, тәртибен бе­леп башкаручы, бишвакыт на­мазын калдырмаучы әниебез – өебезнең нуры. Без аннан бик күп әйберләргә өйрәнәбез. Инде үзебез әти-әниләр, әби- бабайлар булсак та, әни киңәше кирәк! Әниле йортта гына ел дәвамында кояш яши, – ди кызы Әлфирә.

Озак еллар дәвамында шәригать кануннарын халык­ка җиткереп яшәүче Әлфия апа бәхетле картлык кичерә. Аның янында үзеңне кечкенә баладай хис итәсең. Назлы карашы, ар­кадан сөеп иркәләве рәхәтлек бирә. Авыр вакытларда гына түгел, шатлыклы көннәрдә дә авылдашлары янында булып, сихәтле догалары белән тирә- юньдәгеләрнең күңелен ты­нычландырып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев