Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балыкчылар ярышты (Фоторепортаж)

Традициягә әйләнгән “Алтын балык” фестивале быел алтынчы тапкыр оештырылды.

“Бәйгедә катнашучы балыкчылар саны елдан-ел арта. Быел фестивальдә 65 балыкчы катнашты. Тамаша кылучылар ике мәртәбә күбрәк иде. Фестивальне үткәрүдә Эдуард Батталов, Игорь Бубеков, Камил Баһаветдинов, Рүзәл Исанаев, Алмаз Гыйльфанов һәм ДОСААФ оешмасы спонсорлык ярдәме күрсәтте”, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Балыкчыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. 
– Бер тапкыр да балык тотып карамаган ир-ат юктыр ул. Һәр балыкчының үзе генә белә торган сере бар. Алар сүзгә саран, әмма шөгыльләрен бик яраталар. Шулай булмаса, нинди ел фасылы булуга карамастан, тәвәккәлләп балыкка йөрмәсләр иде. Бу бәйге төрле районнар белән дуслык күпере дә төзи, чөнки фестивальдә Сарман районыннан, Яр Чаллы шәһәреннән дә балыкчылар ярыша, – диде ул.
Балыкчылар иң элек балык тоту өчен кечкенә бәкеләр ясадылар. Аннан ипләп кенә эшкә керештеләр. 
Фестивальдә беренче урынны Язилә Садретдинова алды. 9 яшьлек кызчык өлкән абыйларын да уздырды. 1 сәгать эчендә Язилә 32 балык тотты! Райондашыбыз палатка белән бүләкләнде. Икенче урынны Иске Вәрәштән Әлфис Садретдинов алды. Әлфис абый фестивальдә ел саен катнаша. Быел ул 1 сәгать эчендә төрле зурлыктагы 31 балык тотты! Өченче урынга оста шахматчы, “Алтын балык” фестиваленең традицион атрибуты – уха пешерүче Наил Хамматуллин лаек булды. Уха пешергән арада Наил абый 30 балык тотарга җитеште.
– “Ир-ат” сүзе “балыкчы” сүзе белән янәшә йөри кебек. Җәй көне бу шөгылемнән аеруча тәм табам. Кышкы балык бик тәмле була! Ык күпере тирәсе бу бәйрәмдә сабантуен хәтерләтә. Балыкчылар арасында хатын-кызлар да күбәя башлады. Кызым Лилия дә балык тотарга бик ярата, – ди Наил Хамматуллин.
Лилия Аверс фестивальдә “Мисс балыкчы” исемен алды. “Иң җитез балыкчы” исеменә Булат Бәдретдинов лаек булды. Әтисе белән балыкка йөреп үскән егеткә – 13 яшь. Бәйгедә иң беренче балык та Булат кармагына “капты”. “Иң озын балык тотучы” номинациясендә Сарманнан Рашат Мортазинга тиңнәр булмады. 
– 40 сантиметр озынлыктагы балыкны эләктердем. Мөслимдә бәйге буласын социаль челтәрләрдән белдем, карап барабыз. Бәйрәмнәр еш үтә Мөслимдә! Тәмле итеп сыйландык та, ял да иттек, бүләк тә алдым, мөслимлеләргә зур рәхмәт! – диде балыкчы тартмасы белән бүләкләнгән Рашат Мортазин.
2 яшьлек Рамазан Гыйзетдинов “Иң яшь балыкчы” номинациясендә бүләкләнде. Рамазанның әтисе Фаил, 8 секунд эчендә, 60 балыкчы арасында беренче булып, бозны тишеп, бәке ясады. Аңа боз тишкеч бүләк иттеләр.
– Бәйгедә быел беренче мәртәбә катнаштым. Чарага улымны да алып килдем. Көн салкын булса да, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Райондашлар белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп кайтуга ни җитә?! Фестивальгә балык тотуның яңа ысулларын белергә дип килүчеләр дә бар. Тик балыкчылар үз серләрен беркемгә дә чишми! Кызым да балык тота. Гомумән, өч балам да – оста балыкчы, дип горурланып әйтә алам, – ди Альберт Сафиуллин.
“Алтын балык” фестиваленә килгән һәркем рәхәтләнеп ял итте, шашлык, учакта пешкән уха белән сыйланды.


Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев