Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык булсын!

Ел саен республика күләмендә “Балык булсын!” исемле акция үткәрелә. Быел бу чара алтынчы мәртәбә оештырылды. Акциянең максаты – биологик су ресурсларын саклау һәм кыш көннәрендә кис­лород җитмәүгә бәйле балыклар үлемен булдырмау.

– Кыш ахырына сулыкларда кис­лород запасы кими. Бу балыкларның күпләп үлүенә китерә. Мондый хәлне булдырмас өчен, бозны тишеп, сулы­кларны кислород белән баету кирәк. Быел без балыкларга ярдәм итү өчен Бахшай, Иске Ык, Кара яр, Чүкчирек күлләрендә 51 бәке тишеп, аларга ка­мышлар тыгып куйдык (рәсемдә). Труб­ка ролен уйнаучы камышлар балы­кларны җитәрлек күләмдә кислород белән тәэмин итә, – ди ТР биологик ре­сурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Муринов.

11 февральдә башланган “Балык булсын!” акциясе бүген дә дәвам итә. Акция дәвамында биологик ресурслар­ны саклау белгечләре җирлектәге ба­лыкчылар һәм аучылар белән берлектә күлләрне һәм чишмәләрне чистарту эшен дә алып бара.

– Күлләрдә бәке ясаганда видеока­мералар кулланыла. Балык актив икән, аңа һава җитә, дигән сүз. Камыш бул­маган яр буйларын даими тикшереп торабыз, быел да иртә яздан камыш орлыкларын күпләп сибеп чыктык. Камыш булган күлләрдә балыкларга кислород җитәрлек була, – ди Влади­мир Муринов.

Сер түгел, безнең сулыкларда балы­клар күп: чуртан, корбан балыгы, ка­рабалык, табан балык, ак балык, кы­зылканат, чабак балык һәм башкалар. Аларга ярдәм итү өчен бәкеләр яса­ла. Владимир Муринов хәбәр итүенчә, узган ел бәкеләр күбрәк булган: 70кә якын чокырлык тишкәннәр.

– Күлләрдә бәкеләр тишү боз эрегәнче дәвам итәчәк. Быел күлләрдә боз катламы бик калын булды. Су астында яшәүчеләр өчен бу авырлык тудыра. Кулдан ясалган бәкеләр шун­да ук боз белән каплана, – ди Влади­мир Муринов. – Балыклар кислород­сыз яши алмый. Экологлар күлдәге суның торышына, шул исәптән кис­лород дәрәҗәсенә мониторинг үткәрә.

Балыклар уылдык чәчсен өчен күлләргә чыршы ботаклары да салын­ган. Бу чарада ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы белгечләре белән бергә балык­чылар һәм урманчылар да катнашкан.

Мөслим сулыклары балыкка бай. Бездә браконьерлар аз, ләкин рейд­лар барышында күңелгә ятышсыз күренешләр очрый. Су буена ял итәргә килүчеләр үзләреннән соң көнкүреш калдыкларын чәчеп калдыралар. Елга-күлләргә буш шешәләр, башка төр чүп ташлау бернинди кысалар­га да сыймый. Тикшерү барышында законсыз төстә балык тотучыларга, төрле җәнлекләрне аулаучыларга ад­министратив беркетмәләр төзелеп, штраф салына, ә ни өчен табигатькә зыян китерүчегә чара күрелми?!

Лилия Шәймиева.

Фото – ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы
бүлегеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев