Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баллы борыч үстерәбез

Баллы борыч Россиядә XVII гасырда пәйда булган. Аны Россиядә генә болгар борычы дип атыйлар, чөнки социализм чорында Болгария әлеге культураны СССРга күпләп кертә. 

Составында калий, фосфор, натрий, тимер, цинк, кальций, йод һ.б. минераль матдәләр, В, С (лимон һәм кара карлыганга караганда күбрәк), Р, А төркеме витаминнары бар. Борыч чәч һәм сөяк сәламәтлеген саклый. Анда шикәр кишер һәм помидорга караганда азрак. Шуңа ул диетик дип исәпләнә. Баллы борычны стенокардия, гипертония, гастрит (югары кислоталылык белән) авырулы, бөер һәм бавыр авырулары көчәйгәндә ашарга ярамый. Шулай ук эпилепсияле кешеләргә һәм йокы бозылганда зыянлы.  
Борыч пасленчалар семьялыгына керә. Иртә, урта иртә, соң өлгерүче сортлары бар. Үсемлек җылы ярата. Көн озынлыгы 12 сәгать булганда яхшы үсә. Утырту өчен 2-3 еллык орлыкларны файдаланырга кирәк. Борчыны февраль аенда чәчәләр. 
Баллы борыч җиңел туфракны ярата. Утыртасы урынга бер ел алдан органик ашлама (5 кг/кв.м) кертәләр, көз көне тирән итеп казып – 50 г калий һәм фосфорлы ашлама, яз көне грунтның өске катламына 40 г аммиак селитрасы кертәләр. Үсентеләрне утыртуга биш көн кала туфракны зарарсызландыралар (10 л суга 1 аш калагы бакыр купоросы эремәсе). Үсентеләрне 40х40 яисә 25х50 схемасы буенча утырталар. Борыч салкын туфракны яратмый. Шуңа күрә күтәртелгән түтәлләргә (25-55 см) утыртырга кирәк. Борыч суган, кыяр, кабак, кәбестә үскән урыннарны ярата. Бәрәңге, борыч, помидор, физалис, баклажаннан соң утыртырга киңәш ителми. 

Ачык грунтка утырткач, үсентеләрне капларга киңәш ителә. Парникта исә сулы пластик шешәләр куярга була. Серкәләнмәсен өчен төрле сортларны аерым утыртырга киңәш ителә. Араларында биек булып үсүче помидор, кукуруз, көнбагыш утыртырга мөмкин. Борычка вакытында су сибәргә, бәйләп торырга, чүптән арындырырга, тукландырырга кирәк. 
Беренче тукландыру үсентеләрне утыртып, ике атна үткәч үткәрелә. Икенчесе – чәчәк атканда. Өченчесе – борычлангач. Тукландыру өчен сыек органик ашлама (тавык тизәге, сыер тизәге) яхшы. Мондый тукландыруны тамырдан тыш тукландыру белән чиратлаштырырга була. Моның өчен минераль ашлама файдаланыла: 10 л суга 1 аш калагы нитрофоска; 10 л суга 150-200 г көл. Тамырдан тыш тукландыруны җылы көннәрдә генә үткәрәләр (ике атнга бер тапкыр). 
Артык ян сабаклардан арындыру кызу һәм дымлы вакытта башкарыла. Аеруча аскы ботакларны алып ташларга кирәк. Кызу коры һава торганда ян сабакларга тимиләр, чөнки алар туфракны кызудан саклый. 
Тәҗрибәле бакчачылар үсемлектәге беренче тармакланган урындагы төп чәчәкне өзеп ташлый. Вегетация чорында борычның озын сабакларын кисәргә кирәк. Ян сабакларның дүрт-бишен калдыралар. Төп тармактан түбән үскән һәм үсемлек уртасындагы ботакларны кисү мәҗбүри. Кисүне ун көнгә бер мәртәбә һәм борычны җыеп алгач үткәрергә кирәк. Шул ук вакытта туфракны эшкәртү дә шарт. Биек сортларны бәйләп кую отышлы. 

 

Туфракны эшкәрткәндә борычның тамырларына зыян салмаска тырышырга кирәк. Туфракны сезонга өч-дүрт тапкыр йомшарту каралган, икенче тапкырында үсемлекне күмәргә дә кирәк. 
Борыч кояшлы, җилсез урында әйбәт үсә. Кызу көннәрдә күләгә ясасаң яхшы. Туфракны мүлчәләү отышлы. 
Борыч даими су сибүне ярата. Утыртып, биш көн үткәч су сибә башлыйлар. Тамырлангач, ун көн саен борычларны җыеп алганчы сибәләр. Коры һава торганда суны ешрак сибү мәслихәт. Җимеш биргәндә атнага ике тапкыр сибәргә кирәк. Су җылы булырга һәм яфракка тимәскә тиеш.

 

Борычны өлгергән саен кисеп алып җыялар. Шул көе ашау өчен “итләч” эре сортлар үстерү отышлы. Консервлау өчен вак сортлар файдаланыла. 
 

Авырулардан һәм корткычлардан саклану өчен башка пасленчалардан еракта утырту шарт. Көз һәм яз туфрак казыганда “Триходермин” биофунгициды кертергә кирәк. Үсемлек аралары схемасын сакларга, түтәлне элеккеге культуралар калдыкларыннан арындырырга, теплица һәм парникларны дезинфекцияләргә (10 л суга 200 г хлорлы известь; водород перекисе, каустик сода эремәсе һ.б.). Авыру үсемлекләрне өзеп ташларга кирәк. Корткычларга каршы биологик чаралар кулланырга мөмкин. 
Серкәләнү өчен коры кызу көннәрдә үсемлекләрне селкеткәләргә киңәш ителә. Ачы һәм баллы борычны бер-берсеннән ераграк утыртырга кирәк.   

 

Материал ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ филиалы мәгълүмәтларына таянып әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев