Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Беренче сентябрьгә айдан азрак вакыт калып килә. Балагыз мәктәпкә әзерме? Әти-әниләрне кибет бәяләре куркытмыймы? Баланы мәктәпкә әзерләү өчен якынча күпме акча кирәк? 

Кибетләрдә әти-әниләр ул-кызларына кием сайлый. Тиздән – мәктәпкә.

Беренче сентябрьгә айдан азрак вакыт калып килә. Балагыз мәктәпкә әзерме? Әти-әниләрне кибет бәяләре куркытмыймы? Баланы мәктәпкә әзерләү өчен якынча күпме акча кирәк? 
Җәйнең соңгы ае әти-әниләр өчен урак өсте дисәк тә, хата булмас. Ни дисәң дә, Белем көне таулар артында түгел бит! Шушы чорда әти-әниләр кибетләргә юл тота. Беренче класска баручы ул-кызлары булганнарга бу мәшәкатьләр өчен шактый акча кирәк булачак. Чөнки һәр нәрсәне өр-яңаны алырга кирәк. Мөслим кибетләрендә костюм-чалбар бәяләре 1900 сумнан башлана. Сыйфаты да яхшы булсын дисәң, ким дигәндә, 3 мең сумлысын сайласаң, отышлы булачак. Кызлар өчен сарафаннар – шулай ук 1900 сумнан. 
– Сатучы булып эшләү дәверендә шуңа игътибар иттем – баласын җәй башыннан ук уку елына хәстәрләп куючы әти-әниләр бик сирәк. Барысы да көне килеп җиткәч йөгерә-чаба башлый. Гадәттә, киемне балалар үзләре сайлый. Әти-әни акча букчасы ролен генә үти, – ди райондашыбыз Зөлфирә Юнысова. 
Әле бит костюм-чалбар алу белән генә түгел, спорт костюмы, түфли, алмаш аяк киеме, алмаш күлмәкләр һәм башкасы да кирәк. Чама белән исәпләгәндә канцтоварлар өчен генә 3 мең сумнан артык акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен папкалар бәясе – 240 сумнан, каләм-карандаш, башка вак-төякләрне туплау өчен пенал алыйм дисәң, иң арзаны – 200 сум тирәсе. 
– Балалар үскән саен аларның ихтыяҗлары да арта. Улым белән бу уку елына кирәк-яракны интернет-кибетләрдән генә кайтардык. Танылган спорт бренды булган мәктәп букчасын бер мең сумга гына алдык. Интернет-кибетләрнең бер уңай ягы бар: монда ташлама көннәре була. Интернетта даими утырган балалар андый көннәр турында хәбәрдар булмый калмый. Сигезенче сыйныфка баручы улыма костюм-чалбар, ак күлмәк, алмаш аяк киеме, кроссовки алыр өчен 15 мең сум кирәк булды, – ди Ландыш Әхмәтова. 
Кибетләрдә мәктәп сумкасы якынча 800 сумнан башлана. Ләкин аларының сыйфаты мактана торган түгел. Яраткан багалмаңа ничек инде андый букча алып тоттырасың! Ким дигәндә, 2 меңлекне сайлыйсы! Дәфтәрләр алам дисәң дә, әз акча кирәк түгел. Һәр фән буенча чыгарылган дәфтәрләрнең бәясе 55 сумнан да ким түгел. Кибеттә бер кыз әтисенә өзми дә куймый шундый дәфтәрләр кирәк дип кабатлый. Укытучы кушты дип алдаучы егет-кызлар да бар. Әллә матур, ялтыравык тышлыгына, әллә дәфтәр эчендәге формула-кагыйдәләргә кызыга укучылар?! Аңламассың! Укытучылар, югыйсә, дәфтәрләргә карата бернинди таләп тә куймый. Әти-әниләр мәктәп кирәк-ярагын мөмкинлегеннән чыгып сайлар иде дә, берәүнең дә баласын башкалардан “ким-хур” итеп күрәсе килми. 
– Без укыганда кызлар мәктәпкә ак альяпкыч, ак якалы көрән форма-күлмәктән йөри иде. Малайларның да өстендә бер җиңенә кояш төшерелгән куе зәңгәр төстәге костюм-чалбар булды. Бар да бертөрле йөрде. Бүгенге укучылар кебек тырнак-керфек тә ясатып йөрмәдек, чәч тә буямадык. Хәзер мәктәпләрдә бердәм форма булса да, укучыларның тышкы өс киемнәре, аяк киемнәре бик нык аерыла. Кемдер бай яши, кемдер уртача, кайберәүләр кешедән калган киемнәрне дә кия әле. Матур киенгән егет-кызларга көнләшеп үсә бүгенге буын, – ди Илсөяр Хәйруллина. 
... Бу көннәрдә әти-әниләр кибет юлын таптый. Элек шәһәргә барып сайланганнар да бүген җирлектәге кибетләргә өстенлек бирә. Кайда да шул товар бит! Кесәгә суга торган мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә чор. Әмма килеп терәлгәч кенә кибеткә чабу кулай түгел: кирәкле үлчәмдәге киемнәр инде беткән була, сайлау мөмкинлеге кими. Шуңа күрә мәктәп кирәк-яракларын, кием-салымны июль башында ук алып кую күпкә отышлырак, ди кибет хуҗалары.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев