Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы читкә җибәрү – шатлыкмы, көенечме?!

Быел көзге чакырылышта армия сафларына 30 егетебез алыначак. 26 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте.

Быел көзге чакырылышта армия сафларына 30 егетебез алыначак. 26 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте.

– Әти-әниләргә балаларының армия хезмәтеннән исән-имин әйләнеп кайтуларыннан да зуррак бәхет юктыр. Әниләрегезгә хатлар языгыз, телефоннан шалтырату бер әйбер, йөрәк җылыгыз белән язылган хатлар – бөтенләй башка, – диде отставкадагы хәрби хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, запастагы майор Ренат Харрасов.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гассанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, хәрби очучы Рәшит Шәфыйков, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим Моратов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов егетләргә, Мөслим исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүләрен теләделәр.

– Армия хезмәтенә үз теләгем белән барам. Гаиләм, бер балабыз бар. Ләкин армиядән качу дигән уй башыма да кереп карамады. Башта югары белем алдым. Владивостокта хезмәт итәчәкмен, гаиләм дә шунда, – диде Ришат Гыйлфанов.

Хәрби хезмәткә чакырылучы көнендә егетләрнең әти-әниләренә чәчәк бәйләме тапшырыла, алар адресына җылы теләкләр әйтелде.

– Баланы читкә җибәрү шатлык та, көенеч тә инде ул. Армия мәктәбен узу – һәр ир-егетнең мактаулы бурычы булса, газиз балаңны чит җиргә озату җиңел җиңел түгел. Иң мөһиме – исән-сау хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын, – диде Мари Бүләрдән Эльвира Үтәбаева.

Чарада Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, хәрби очучы Рәшит Шәфыйков, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госмановка Халык комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Армиягә озатылучы егетләргә район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр бирелде.

– Армиядә булмаганнарга эшкә урнашуда проблемалар бар, җәмгыятьтә караш та икенче кебек. Солдат хезмәте һәр ир-егет өчен беренче чыныгу, мөстәкыйльлеккә өйрәнү мәктәбе дип уйлыйм. Әти-әниләребез, сөйгәннәребез янына елмаеп әйләнеп кайтырга язсын, – диде тиздән армиягә китәчәк Рүзәл Мирзаянов. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр салды.

– Мәңгелек ут янында армиягә озатылучылар белән җыелу – матур традициягә әйләнде. Бер минут тынлык игълан ителгәч, кем нәрсә теләгәндер. Мин үзем “Сугышлар булмасын, таңнарыбыз тыныч атсын!” дигән теләктә. Якыннарыгыз янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! – диде Рушат Солтанов.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев