Баланлының Акъәбисе
Баланлы авылында гомер итүче Әлфия апаны авыл халкы, яратып, “Акъәби” дип йөртә.
Тугызынчы дистәсен ваклаган Әлфия Зыятдинова – ут-күршебез Сарман районы кызы. Рантамак авылында дөньяга аваз салган кызның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.
– Әткәйне сугышка озатканда миңа ике яшь тә тулмаган булган. Ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканда миңа 8 яшь иде. “Балалар бәхетенә әйләнеп кайткандыр”, – дия иде әнкәй. Әти кайткач, дөньяга тагын дүрт сеңлем аваз салды, тигез матур гаиләдә үстек, – дип искә ала Әлфия апа.
18 яшендә, шул чордагы бик күп кызлар кебек, Әлфия дә Горький якларына сезонлы эшкә китә. Торф чыгаруда тырышып хезмәт куя. Шунда ул үзенә бирнә сандыгы туплый. Аны сөенә-сөенә туган якларына алып кайта. 1960нчы елның 8 маенда Баланлыга ике килен төшә. Авылның гаярь егетләре Рәис – Рантамактан Әлфияне, туганнан туганы Зәет Элемтәдән Илсөярне алтышар ат җигеп алып кайта.
– Мин килен булып төшкән кечкенә генә йортта Әхмәткамал мулла гаиләсе яши иде. Тумыштан гарип каенсеңел дә бар. Бик яхшы каршы алдылар үземне. Каенанам ипле иде, үз әнием кебек якын булды. Бер елдан – кызыбыз, аннан бер-бер артлы ике улыбыз туды. Тырышлык белән корылган уртак тормышыбыз бәхет белән һәрвакыт балкып торды. Кечкенәдән эшләп үскәнгә гектарлап бирелгән чөгендернең рәт арасын эшкәртү булсынмы, салам эскертләү дисеңме, тирес чыгарумы, сарык йоны алумы – бер эшкә дә карышып тормадым. Шуңа каенана-каената алдында да йөзем якты булды. Эш кешене бизи ул, – ди Әлфия апа.
Балалары үсә төшкәч, Әлфия апа мәктәпкә җыештыручы булып урнаша. Мәктәп иске. Укучылар килүгә җылы булсын, исе калмасын, дип, төнге икедә дә мичкә ягарга бара ул. Ел саен утызар машина утын кисеп, ярып, өеп куя торган була. Кечкенә генә Әлфия диген! “Эшләгәнгә эш карышмый. Ходай сәламәтлекне генә кызганмасын. Ялкаулык – бәхетлеләр һөнәре түгел, дип эшләдем мин”, – ди райондашыбыз.
Яңа мәктәп төзелгәч, Әлфия апа анда пешекче булып эшли башлый. Тәмле куллы, күркәм холыклы Әлфия апаны мәктәптә бик хөрмәт итәләр. Еллар уза. Булганына шөкер кылып, балаларын башлы-күзле итеп, оныклар сөеп гомер кичергәндә тормыш иптәше Рәис фаҗигале төстә вафат була. Иренең үлеме 46 ел иңгә- иңне куеп яшәгән хәләленә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Авырлыклар алдында ялгызы сынмасын-сыгылмасын дип, Бөгелмәдә яшәүче кызы Әлфирә, лаеклы ялга чыгып, тормыш иптәше Азат белән авылга кайтып төпләнәләр.
– Әниебезне юкка гына Акъәби дип йөртмиләрдер, йортыбызда сакланган Коръән китабы әнкәйнең каенанасының бабасыннан ук калган. Дини йолаларның җаен, тәртибен белеп башкаручы, бишвакыт намазын калдырмаучы әниебез – өебезнең нуры. Без аннан бик күп әйберләргә өйрәнәбез. Инде үзебез әти-әниләр, әби- бабайлар булсак та, әни киңәше кирәк! Әниле йортта гына ел дәвамында кояш яши, – ди кызы Әлфирә.
Озак еллар дәвамында шәригать кануннарын халыкка җиткереп яшәүче Әлфия апа бәхетле картлык кичерә. Аның янында үзеңне кечкенә баладай хис итәсең. Назлы карашы, аркадан сөеп иркәләве рәхәтлек бирә. Авыр вакытларда гына түгел, шатлыклы көннәрдә дә авылдашлары янында булып, сихәтле догалары белән тирә- юньдәгеләрнең күңелен тынычландырып яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев