Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлыда Корбан гаетен шулай каршы алганнар

Барлык мөселман илләрендә зурлап үткәрелә торган изге көн Корбангали мәчетендә гает намазы укып, вәгазьләр тыңлап башланып китте. Мәчеткә килүчеләр күп, алар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерде. Шуганка һәм Баланлы авылында күп кенә гаиләләрдә корбаннар чалынды, атап ашлар әзерләнде, хәерләр таратылды. Ике авылда да җәмәгать өчен мәҗлесләр оештырылды. Быел зур...

Барлык мөселман илләрендә зурлап үткәрелә торган изге көн Корбангали мәчетендә гает намазы укып, вәгазьләр тыңлап башланып китте. Мәчеткә килүчеләр күп, алар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерде. Шуганка һәм Баланлы авылында күп кенә гаиләләрдә корбаннар чалынды, атап ашлар әзерләнде, хәерләр таратылды. Ике авылда да җәмәгать өчен мәҗлесләр оештырылды. Быел зур өстәлләр әзерләп кунак җыю мөмкинлеген Хәмит һәм Тәслимә Гыйзетдиновлар гаиләсе бирде. Бу гаилә җирлектә оештырылган барлык чараларда спонсорлык ярдәме күрсәтә. Шулай ук өстәлләрне үзләре һәм гаиләләре исеменнән Сәйдә һәм Гөлфирә Набиуллиналар, Бриллиант, Гөлшат, Әзһәр, Дилбәр Калимуллиннар, Ринат һәм Резеда Хәсәновлар, Миргаяз һәм Илһамия Гиниятуллиннар, шәхси эшмәкәрләр Ринас һәм Резеда Хәсәновлар, Илүзә Хамматуллина, Әскыя Сабирова тәм-томнар белән бизәде. Рада Халитова, Лилия Нуруллина, Фәймә Садыйкова, Ләйсән Вәлишина, Диләрә Гайсина, Фәния Хафизова, Җәмилә Мөхәммәтшина, Римма Хәсәнова, Тәбрия Сәетгалиева, Гөлия Хафизова, Гүзәлия Юнысова, Лилия Мөслимова, Рәзинә Шакирҗанова, Рәмзилә Дорофеева, Земфира Хәсәнова бик тәмле ризыклар пешереп кунакларны сыйладылар. Үтемле вәгазьләр сөйләп, Корьән аятләре укып күңелләрне сафландырган Җәмил хәзрәткә, Тәбрия апага зур рәхмәт. Шулай ук бу мәҗлесләрне үткәрергә урыннар биргән өчен Баланлы һәм Шуганка мәктәпләре коллективларына, яхшы сүзе, ярдәме тигән һәркемгә барчабыз исеменнән дә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Кылган гамәлләребез һәм догаларыбыз кабул булсын. Имин тормышта бәрәкәтле гомерләр кичерергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев