Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларыбыз уңышы

Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Бөтенроссия конкурсы Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының иң яраткан конкурсына әверелде.

Халык уен кораллары бүлеге укучылары да конкурста музыкаль белемнәрен сынап кайтты. Рөстәм Шәяхмәтов (баян), Максим Игнатьев (балалайка), Розанна Җиһаншина (домра) беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучылары – Радик Газизов, Рәйсә Харисова). Дилбәр Салихҗанова классында шөгыльләнүче Камил Миңнегалиев өченче дәрәҗә лауреат булды. Концертмейстеры – Алеся Латыйпова. Укытучылар һәм концертмейстер педагогик осталык өчен Бөтенроссия конкурсының «Педагогик осталык өчен» дигән дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев