Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның туклануы - контрольдә

Михайловка авылында яшәүче Нәһирә Хәсәнова борчылып шалтыратты: – Оныгым Михайловка урта мәктәбендә 2нче класста укый. Картада акчаң бетте дип, ике көн балага ашарга керергә рөхсәт итмәгәннәр.

Әти-әниләренең карталары юк. Картада акча бетү хакында беркем дә хәбәр итмәде. Бала иртәнге сәгать 7дә китә, төшке 2ләрдән соң гына кайта. Бу вакыт эчендә бала ач утырырга тиешме, бу баланы мыскыл итү була түгелме?
Әлеге сорауга район мәгариф идарәсеннән түбәндәге җавапны алдык:
– Баланың картасында акчасы беткән очракта да иртәнге ашны һәрбер бала ашый. Бер порция ботка, 2 телем ипи һәм чәйдән торган иртәнге аш – 7 сум 40 тиен. Иртәнге ашны һәр бала ашарга хокуклы. Бу хакта район Башкарма комитетының 2019нчы елның 23 августында расланган 456нчы санлы карары бар. Әлеге карар нигезендә мәктәптә укучы барлык бала да иртәнге бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Михайловка урта мәктәбенең 2нче класс җитәкчесе Чулпан Сафина сорауга түбәндәге аңлатманы бирде:
– Картада акчасы беткән очракта бала дүртенче яисә бишенче дәрестән соң бирелүче төшке ашка (ул 25 сум тәшкил итә) кертелми. Ләкин без барыбер балаларны төрле юллар белән ашатырга тырышабыз. Нәһирә апаның оныгы да ул көнне иртәнге ашны ашады. Аннан алдагы көнне укучылар белән экскурсиягә барган идек. Аннан кайткач та барлык балалар ашханәгә кереп тукланды. Баланың картасына икенче көнне акча кертелде. Балаларның туклануы һәрвакыт укытучылар һәм мәктәп директоры тарафыннан контрольдә тотыла. Килеп чыккан аңлашылмаучылык өчен Нәһирә ападан гафу үтенәбез.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев