Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның тамагы тук

Валя апа командасының боткалары, ашлары һәр укучының күңеленә хуш килә.

Бала – һәр ата-ана өчен газиз. «Нишләп йөри икән, җылы киенгәнме, ашаганмы?» – дип борчылабыз. Өйдә нинди ризык ашавын беләбез дә, укучылар күп вакытын мәктәптә уздыра. Күп әти-әни: «Мәктәптә ни ашый икән?» – дип уйланадыр.
Бер акыл иясе «кеше ашаган ризыгыннан гыйбарәт», дигән. Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ашханәдә ничек туклануларына да бәйле. Ашказанына туклыклы, файдалы ризык кермәсә, укуга да теләк калмый. Димәк, мәктәп укучыларын кайнар, сыйфатлы ризык белән тәэмин итү дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Мәктәп кенә түгел, әти-әниләр дә баласының ничек туклануы белән даими кызыксынып тора. 
Безнең мәктәп ашханәсендә ныклы белеме һәм тәҗрибәсе булган пешекчеләр Валя Шәрифуллина, Гөлия Әюпова һәм аларның ярдәмчеләре Гөлгенә Газетдинова, Нурия Хантимерова, Эльза Зиннәтуллина, Рәмилә Кашапова, Халидә Лотфуллина эшли. Алар мәктәбебездә белем алучы 500дән артык укучыга көн саен тәмле кайнар аш әзерлиләр. Аларның эш сәгате бик иртә башлана. Иртәнге ашка ботканы, аның кырына сырын, маен – барысын да әзерләргә кирәк. Аннан төшке ашка ризык әзерләнә. Төшке аш ризыгы да бик тәмле. Пешекчеләребез нәрсәләр генә әзерләмиләр?! Көндәлек меню һәрвакыт алдан языла, уйланыла. Ризык өчен продуктларны да алдан әзерләп куялар. Пешекчеләр гади генә боткага, гади ашка да күңел җылысын салалар. Йөзләреннән елмаю китми, укучылар белән ягымлы сөйләшәләр.
Иртәнге 6.00 сәгатьтән олы чаннарда ботка пешерүдән башлана пешекченең көне. Көн дәвамында алар яшелчә турау, ит эшкәртү, пешерү, ярмалар юуу, ипи кисү, бәрәңге әрчү кебек бик күп эшләр башкаралар. Савыт-сабалар чиста, порцияләрнең авырлыгы һәм калориясе туры килә, ризык тәмле булып пешә. 
Без пешекчеләрне, яратып, “Валя апа” командасы дип йөртәбез. Валя апа – күренекле шәхес. Заманында беренче президентыбызга табын әзерләгән кеше. Аның хезмәт тәҗрибәсе бай, утыз ел пешекче вазифасын башкара. Эшеннән тәм, ямь табып эшли. Нинди генә ризык әзерләмәсен, ул бу эшне сыйфатлы, зәвыклы итеп башкара. Гади генә ризыклардан рәсем ясый диярсең, тулы бер картина барлыкка килә. Валя апаның сәләте, фантазиясе киңкырлы. Без аның тагын бер сыйфатын ачтык: кем генә мөрәҗәгать итсә дә, Валя апа иренмичә аңлата, күрсәтә. Аның белән эшләүче яшь кызлар бик бәхетле, дип уйлыйм. Валя апаның уң кулы – ашханә мөдире Гөлия, яшь булуына карамастан, тирән белемле.  «Аксиома» дип аталучы түләү системасы өчен ул җавап бирә. Җитез кызлар Гөлгенә, Нурия, Эльза, Рәмилә, Халидә апалар, кунел җылысын биреп, дус коллектив булып эшлиләр. Валя апа командасының боткалары, ашлары һәр укучының күңеленә хуш килә. 
Укучыларыбыз ашханәдә тукланудан бик канәгать. Күп укучылар ике тапкыр ашый. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле. Әле бит безгә Метрәй, Баланлы, Мәлләтамак, Олы Чакмак, Шуганка, Симәк, Торыш авылларыннан да йөреп укучы балалар да бар. Күпчелеге бер чынаяк чәй эчеп юлга чыга, аларның ярты көне мәктәптә уза. 
Укучылар ашханәдә график нигезендә туклана. Ашханәдә туклану һәм пешерү заллары аерым, өстәл-урындыклар яңа. Кизү торучы укучылар һәр сыйныфның өстәлен алдан әзерли. Өстәл артына балалар дистанция саклап утыралар, Роспотребнадзор таләпләре тулысынча үтәлә. Әти-әниләргә борчылыр урын юк. 

Чулпан Сабитова, Мөслим урта мәктәбе 
директоры 
урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев