Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга салкын тигәндә

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү – организмның саклану реакциясе ул. Температура бер яктан авыру билгесе булса, икенче яктан – авыру чыганагына каршы көрәш ысулы. Тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 гра¬дустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.

Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне зур­ларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 гра­дустан артмаганда аларга темпе­ратураны төшерүче препаратлар­ны бирмәскә дә була. Баланың тем­пературасын даруларсыз: тәнне аш серкәсе салынган җылымса суда чылатылган сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин. 2-3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә, шуңа күрә таби­блар температуралары 38 граду­ска җиткәндә үк аларга дарулар бирергә киңәш итә.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускул­лар калтыравы бик еш кына көзән җыерулар китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән тем­пературасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган даруны бирү зарур.

Балаларга горчичниклар, банка, кыздыра торган төрле пластырь­лар куеп дәваларга кирәкми. Чөнки горчичник бик нык яндыра: сабый­лар аңа озак түзә алмый. Шуның белән бергә, ул аллергия реакция­се тудыручы матдәләр дә бүлеп чы­гара. Ә инде банкага килсәк, бала­да тәне авыртуга уттан курку хисе дә өстәлергә мөмкин. Боларның һәммәсен дә суы гадәти юынганда­гыга караганда җылырак – 39 гра­дуслар чамасындагы гомуми ван­на алмаштыра ала. Мондый про­цедура горчичниклар кебек үк тән тиресендәге кан тамырларын киңәйтә, әмма авырту тудырмый. Ләкин ваннаны тән температура­сы нормаль яисә аз гына күтәренке булганда гына ясарга кирәк.

Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: бары­сы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы юга­ры булганда, сабыйны, әлбәттә, ят­кырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра баш­лагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.

Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәдә җылылыкны арттырырга ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулыш­ны җиңеләйтә, томауны йомшар­та. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк бу­лырга тиеш.

Туклануны нык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты бул­маса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.

Балага күбрәк сыеклык эчертергә кирәк: чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгын­тылары бик файдалы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев