Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар юллардагы вәзгыять турында кечкенәдән белеп үсә

Юллардагы иминлек һәрвакыт күз уңында. Белгечләр, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсен өчен, аларга кечкенәдән үк юллардагы вәзгыятьне аңлату мөһим булуын искәртә. Шушы максаттан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә “Имин көпчәк”, “Яшел ут” бәйгеләре үткәрелә. 

Мөслим гимназиясе базасында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары арасында “Кызыл, сары, яшел” исеме астында район конкурсы узды. Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеген активлаштыру максатында үткәрелүче бәйгедә 16 команда катнашты. 
– Быел агитбригадалар яшь инспекторлар отрядларының эшчәнлеген яктыртты. Күренеп тора: командалар ныклы әзерлек белән килгән. Гомумән, мөслимлеләр, һәр конкурска җитди карап, зур көч куеп әзерләнә. Шуңа күрә жюрига да җиңүчеләрне билгеләү авыргарак туры килә, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча җитәкчесе Алсу Ситдыйкова. 
Укучылар игътибарлы, мөстәкыйль булуларын, бәйгегә иҗади якын килеп әзерләнүләрен күрсәтте. Яшь инспекторларның бердәм булуын да әйтергә кирәк. 
– Балалар театральләштерелгән тамашалар, җыр һәм уеннар аша да яңа яктан ачылды. Конкурсантлар сугыш тематикасы да яктыртты, – ди район мәгариф бүлеге методисты Рушания Шәрифуллина.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын Яңа Усы мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядына бирелде. Икенче урында – гимназия, өченчедә – Тат. Бүләр мәктәбе командасы. Баланлы, Тат. Шуран, Мөслим урта мәктәбе отрядлары төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Конкурсантларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев