Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Җәйге чорда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасында агитацион чара үткәрелде.

Җәйге чорда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында Мөслимнең «Кубәләк» балалар бакчасында агитацион чара үткәрелде. Бакчада булдырылган автокласс ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр – җәяүлеләр өчен куркынычсыз юлны аркылы чыгу урыннарын, транспорт чараларынын юл чатларын узу чиратын билгеләделәр, тәрбияче апалары ярдәмендә төрле-төрле авыр юл ситуацияләрен чиштеләр. Балалар Мөслим авылы мисалында җэяүлеләр өчен куркынычсыз юл кичүләрен, балалар өчен уйнау һәм ял итү урыннарын билгеләделәр. Балаларга үзләштергән белемнәрен ныгыту өчен ярдәмгә тематик мультфильмнар да күрсәтелде. «Сакла» порталыннан алынган «Юлда куренеп тор», «Велосипед – безнең дустыбыз», «Ял итү һәм уен урыннары» дигән мультфильмнар балаларда зур кызыксыну уятты һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә «Юл иминлеге» дәуләт бюджет учреждениясенең Сарман һмм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев