Балалар тәмәке тарта?!
Күпләр “электрон тәмәкенең зыяны юк” дигән фикердә. Әлеге фикер дөреслеккә туры киләме?
Яшүсмерләр арасында электрон тәмәке тартучылар күп. Кайберләре хәтта ачыктан-ачык, кеше алдында тәмәке тарта. Әти- әниләр дә балаларына сүз әйтми.
“Мәктәп яшендәге егет электрон тәмәке тартып бара. Оялмый да! Тәмәке тарта-тарта янымнан үтеп китте. 8-9 сыйныф укучысыдыр, мөгаен. Яшьләр электрон сигаретның зыяны юк, дип фикер йөртә, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. – Республикада тәмәкегә каршы көрәш бара. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела!”
– Тәмәке тартучы кайбер үсмерләрнең әниләре балаларының бу гамәлләре өчен борчылмый. “Нәрсә булган тартса?! Аның зыяны юк бит!” – дигән җаваплар ишетергә туры килә. Бәла шуннан башлана да инде. Башта – электрон сигарет, аннары – тәмәке... Бу бала соңрак әфьюн кулланмас, дип кем әйтә ала?! – ди Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина.
Яшьләрнең күпчелеге тәмәке тартудан котылу өчен электрон сигаретлар куллана башлый. Нәтиҗәдә, электрон тәмәкегә “ияләшәләр”. Электрон тәмәке көйрәтү белән егетләр генә түгел, хәтта кызлар да мавыга. Сатучылар исә: “Сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерүче товар тәкъдим итү отышлы”, – дигән фикердән чыгып эш итә.
– Район үзәгендәге кибетләрнең берсенә ипи-сөт алырга кергән идем. Шунда ике-өч мәктәп укучысы керде дә, сатучы аларга кечкенә генә кәгазь тартмалар салынган савыт тоттырды. Егетләр, әле бер тартманы ачып исни, әле икенчесен, ахыр чиктә берничәсен алдылар. Димәк, бу егетләрнең әлеге кибеткә беренче мәртәбә генә керүләре түгел. Мин, олы кеше булгач, бу тартмаларны хушбуй дип уйлаган идем. Сатучы савытларда тәмәке сыекчасы булуын әйтте, шаккаттым! – ди райондашыбыз Мөршидә Хафизова.
Электрон тәмәкенең кайберләрендә ни җитештерүче, ни составы турында мәгълүмат юк. Берсендә инглиз хәрефләре белән нидер язылган иде. Интернет ярдәме белән тәрҗемә иткәч, анда глицерин, пропиленгликоль, ароматизатор, никотин булуын белдек. Менә сиңа мә! Никотин булгач, ул ничек зыянсыз булсын соң?!
– Район мәктәпләрендә электрон тәмәке белән тотылган балалар бар. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән берлектә эш алып барабыз. Укучыларның электрон тәмәке белән мавыгуы узган уку елы азагында барлыкка килде. Электрон тәмәкенең зыяны турында әти-әниләр дә балаларына аңлатсыннар иде! – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Ирина Хәйруллина.
– Электрон сигарет синтетик товар санала. Ул, бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Электрон тәмәке тартканда агулы кайнар һава бүленеп чыга. Электрон тәмәке башка, бавыр- үпкәләргә зур зыян сала. Шунысы аянычлы: электрон сигарет сатуны тыя торган закон юк. Электрон сигарет составында нәрсә һәм күпме микъдарда булуы билгесез. Акча түләп үзегезне агуламагыз, – ди районның баш табибы Данияр Якупов.
Электрон тәмәке тартучылар күпме дозада никотин куллануларын белмиләр, ә дозаны арттыру нерв системасы параличына, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин, ди табиблар. Электрон тәмәке үзәк нерв системасын ярсыта, чөнки психоактив матдә куллану башта гадәткә керә, куллана-куллана бәйлелек барлыкка килә һәм кеше хроник авыруга әйләнгәнен сизми дә кала.
Яшьләр арасында кальян тарту гадәте дә бар. Анысын да күпләр зыянсыз дип уйлый, ләкин ялгышалар. Кальян тарту да физик һәм психик бәйлелек барлыкка китерә, ди табиблар. Организмга кергән химик сыекча тормышка нокта куярга да мөмкин.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев