Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар – серле хәзинә

Җирлегебездә 10 балалар бакчасы эшли, шуларның бишесе – район үзәгендә. Балалар бакчаларына 791 сабый йөри, шуларның 600е – район үзәгендәге бакчаларда тәрбияләнә.

Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар  бакчасына 1990 елда нигез салынган.  Электән  үк “элиталы”  саналган  бакча бүген дә статусын югалтмый. Бакча югары квалификацияле, компетентлы тәрбиячеләре белән дан тота. Бүген “Миләшкәй”дәге алты төркемгә 170 бала йөри. Бу атнада бакчада Тубердәмлеге елы кысаларында “Спорт көчлеләрне ярата” исемле эстафета оештырылды. Балалар төрле биремнәр үтәп,  спортның  сәламәтлек өчен мөһимлегенә төшенделәр.  Уртанчылар төркемендә тәрбиячеләр саф һавада кызыл һәм кара миләш тәлгәшләренә күзәтү оештырган. Балалар ике агачның, ике төрле җимешнең  аермалары, охшаш яклары, файдасы турында мәгълүмат алды.– Хәзер әти-әниләр балалар  бакчасына  да  зур таләпләр куя. Эш барышында әти-әниләр белән уртак фикергә килү өчен шактый көч куярга туры килә. Шунысы куанычлы – эшнең нәтиҗәсен күреп, әти-әниләр теләктәшлек күрсәтәләр, ярдәм итәргә әзер  торалар. Бакчабыз “Туган  телдә  белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы”  бәйгесе  җиңүчесе  булды. Бу – уртак тырышлык, бердәм хезмәт нәтиҗәсе, – ди “Миләшкәй”  балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова. Бакча тәрбиячесе йомшак телле булуы, нәниләрнең күңеленә  ачкыч  таба  белүе белән күңелне яулый. Сабыйлар  өчен тәрбияче  –  икенче әни, бакча – икенче өй булырга  тиеш,  диләр.  Баланы  алдап булмый. Алар ялганны сизә. Ихлас ярату тойган бала үзе дә яхшы мөгамәлә белән җавап бирә.– Педагогларыбыз һәр балага шәхси якын килеп эшлиләр. Күңелеңне биреп эшләсәң, төркемдәге һәр бала үзеңнекенә әверелә бит ул! Бүген балалар бик кызыксынучан, сораулары күп. Балаларның сәләтен күрү һәм үстерү, гореф-гадәтләрне eЛилия Шәймиева фотосы. өйрәтү, ватанпәрвәрлек хисен  тәрбияләү  буенча  эзлекле  эш алып  барабыз.  Бакчабызда  күп төрле  проектлар эшли.  “Нәни  экскурсоводлар”, “Авылымның киләчәге бармы?”, “Талантлы син, туган  җирем!”,  “Серле  йомгаклар”,  “Калфак  стайл”  проектлары аша балаларда туган ягыбызга сакчыл караш тәрбиялибез, – ди Ләйсән Харисова. “Миләшкәй” балалар бакчасына татар милләтеннән булган балалар гына йөри. Бакчада татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Сабый чактан милләтебезгә, телебезгә хөрмәт тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев