Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар мәктәбе яңарышка йөз тота 

Республика Президенты ярдәме белән белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт буенча максатчан программа тормышка ашырыла. Быел әлеге программага Татарстанның 36 белем бирү учреждениесе керде. Алар арасында районның сәнгать мәктәбе дә бар. 

Балалар сәнгать мәктәбендә республика программасы кысаларында капиталь ремонт дәвам итә. Ремонт эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте башкара. Бүген биредә тәрәзә кую эшләре төгәлләнгән, идәннәргә кафель җәелгән, бинаның тышкы ягында демонтаж эшләре бара. 
 

– Бинаның дивары керамограниттан эшләнә, ул җылытып ясалачак. Өч катта да зур үзгәрешләр көтелә. Үзгә бер дизайн белән эшлибез. Яңа стильдәге мәктәп балаларга да, укытучыларга да ошар дип уйлыйбыз, – ди “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте прорабы Нияз Имаев. 
“Бинаның эчке өлеше дә, тышкы ягы да танымаслык булып үзгәрәчәк”, – ди төзүчеләр. Фасадны тышлау өчен төзүчеләр “леса”ларда демонтаж эшләре алып бара. Ремонт барышында мәктәпнең түбәсе дә алыштырылачак. Без барганда эшчеләр тәрәзә откосларын эшләү белән мәшгуль иде. Эчке өлештә дә тулы куәтенә ремонт эшләре бара. Дизайн-проект буенча бинаның эчке өлешендә һәм коридорларда үзгәрешләр көтелә. Бинада яңа идән түшәлгән, коридорларга кафель җәелгән, шушы арада класс бүлмәләренә линолеум дә җәеләчәк. Асылмалы түшәм, бүлмәара ишекләр урнаштырылачак. 
– Ремонт вакытында дәресләр тукталмады. Бүгенге көндә укытучыларыбыз Мөслим гимназиясендә дәресләр, түгәрәкләр алып бара. Узган атнада тәрәзәләрне алыштыру төгәлләнгән иде. Шушы көннәрдә ишекләр дә куелып бетәчәк. Ремонт белән бергә тышкы эшләр дә башкарыла, – ди сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова. 

 

Мәктәпнең дизайн-проектына да игътибар иттек. Ремонтның нәкъ менә балалар ихтыяҗларын күздә тотып эшләнүе бәхәссез. “Уңайлы мохит” республика программасы кысаларында мәктәптә сәламәтлекләре чикле балалар да рәхәтләнеп укый алачак. Өске катларча менү өчен махсус җайланмалар булачак. Душ һәм бәдрәф бүлмәләре дә балаларның ихтыяҗларын күздә тотып җиһазлана, диде ремонт эшен башкаручылар. 
 

Ремонт барышында бинаның эчке коммуникацияләре дә тулысынча яңартыла. Бина белән бергә мәктәп яны территориясен төзекләндерү – брусчатка җәю, яшел зонаны яңарту күздә тотыла. Төзүчеләр эшне 1 декабрьгә төгәлләүне күздә тота. 

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев