Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар күңелле эстафетада

14 сентябрь конне Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбендә икенче смена тәрбиячеләре балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары белән берлектә мәктәпнең спорт мәйданчыгында күңелле эстафета оештырды.

14 сентябрь конне Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбендә икенче смена тәрбиячеләре балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары белән берлектә мәктәпнең спорт мәйданчыгында күңелле эстафета оештырды. Эстафета Спорт экстремизмга каршы” исеме астында узды. Укучылар төрле уен-ярышларда көчләрен сынады. Сәламәт тормыш күнекмәләрен ныгыту, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, экстремизм, терроризм актларын булдырмау, дус, тату һәм бердәм яшәүне максат итеп куйган чарадан һәркем канәгать калды. Спорт мәктәбе делегациясе балаларга спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасын да аңлатты, истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев