Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗаты. Әбием – алтыным

Әбием Клавдия – сугыш чоры баласы. Ул 1940 нчы елның 19 октябрендә Татьяна һәм Ефим гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул әле тәпи дә китмәгән була. Әтисен беренче көннәрдән үк сугышка алалар.

Аның хәбәрсез югалуы турында язу гына килә. Әнисе, апасы тарткан тормыш арбасына бик иртә җигелә әбием. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул туган колхозында эшли башлый. Бабам Анатолий белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул безнең белән яши. Мин Клавдия әбиемне бик яратам.
Виталий Кононов.

Әлфия әбием Мөслимдә яши. Ул матур гөлләр үстерә, җәен бакчасы гел шау чәчәктә утыра. Әлфия әбием миңа җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ул минем укуым белән дә кызыксына, акыллы киңәшләрен бирә. Әбием безне һәрвакыт кунакка көтә, безне тәмле ашлар, бәлешләр, коймаклар белән сыйлый. Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле әбиемне мин бик яратам. 
Регина Смелова.

Миңҗиһан әбием Сарман районы Мортыш-Баш авылында яши. Аңа хәзер 78 яшь. Ул бик оста бии, җырлый. Без килгәнне сагынып көтеп ала. Без килүгә тәмле ашлар, телеңне йотарлык камыр ризыклары, татлы кайнатмалар әзерләп куя. Мин әбиемне бик-бик яратам, аңа һәрвакыт булышам. Сәламәт кенә булсын!
Камила Григорьева.

Әтиемнең әнисе Лидия Тимофеевна безгә якын гына үз өе белән яши. Әби – безгә, без аңа булышабыз. Ул сугыштан соң туган. Шуңа күрә аның балачагы бик авыр булган. Бәләкәй чактан ук әбием күп төрле эшләргә өйрәнгән, иптәшләре белән уйнарга, җиләк һәм гөмбә җыярга да җитешкән. Аның дүрт баласы бар. Әбием оныкларга да бай. “Бала баласы балдан да татлы икән”, – дип, 8 оныгын сөя. Бәйрәмнәрдә барыбыз да әбиебез янына җыелабыз. Җитмешкә якынлашып килсә дә, бүген дә шаян сүзле, җор телле ул.
Әбием күп итеп гөлләр үстерә. Ул аларны яратып тәрбияли. Гөлләре дә ел буе чәчәкләре белән сөендерә. “Шулай да тормышымның иң матур чәчәкләре сез, балалар!” – ди ул. 
Тарас Романов.
Яңа Усы төп мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев