Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар хакына!

Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, төп эш юнәлешенең берсе буларак, шул сабыйлар өлешенә төшкән проблемаларны хәл итү өлкәсендә эш алып бара.

Бала, аның мәнфәгатьләренә зыян килерлек булмаса, гаиләдә, әти-әнисе тәрбиясендә үсәргә тиеш. Ләкин соңгы вакытларда ата-аналарнын әхлаксызлыгы балаларның бәхетсезлегенә әйләнеп бара. Бу, үз чиратында, ил буенча, тәрбиячесен югалткан балалар саны артуга китерә.

Безнең җирлектә, ятим буларак теркәлүчеләр саны кимүгә бара. Соңгы 10 ел мониторингы буенча ятим калучы балалар саны үсә барып, 2007 елда 22 бала исәпкә куелган, шуннан соң кимү күзәтелә, 2008 елда 13 бала, 2009 елда 9 бала, 2010, 2011 елда 7шэр бала, 2012 -2 бала , 2013, 2014 елларда -5шэр бала, 2015елда - 9 бала булса, 2016 хэм 2017елларда - 2шэр бала ятим калу сәбәпле, бүлектә исәпкә куелды.

Ләкин, ни генә булмасын, баланың төп хокукларының берсе: ул гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аңа шәхес итеп караучы гаиләдә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә, әти-әнисенә хөрмәт белән карарга, кешеләр белән аралашырга, туган хакын хакларга өйрәнеп үсә. Киләчәк тормышы өчен гаять әһәмиятле булган хезмәт күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала.

Шунлыктан, Мөслим муниципаль районында ятим һәм караучысын югалткан балаларны гаиләле итү буенча опека һәм попечительлек бүлегендэ өч белгеч эшли. Очесе дэ югары белемле. Белгечлэрнен икесе балигъ булмаган балалар белэн, ә бер белгечебез хокукка яраксыз гражданнар белән эш алып бара.

2003 елдан башлап, республикабызның төрле балалар йортларыннан алып, 272 бала районыбыз гаиләләренә урнаштырылды. Республикада ябылган 8 балалар йортының бишесе безнең район җирлегенә урнашты дип әйтергә була. Бугенге көндә әлеге балаларның 74 е төрле уку йортларында белем ала һәм эшли, 8е уллыкка һәм кызлыкка бирелде, 15е үз әти-әнисенә кайтарылды, 4сен якын туганнары алды, 4се яшәү урынын алмаштыру белән җирлегебездән күчеп китте, 1 бала Минзәлә уку йортына урнаштырылды. Калган 166 бала бүгенге көндә гаиләләрдә тэрбиялэнэ. Моннан тыш, 23бала эби-бабаларына, якын туганнарына опекага, 32е - уллыкка кызлыкка бирелгэн. Мэктэпкэчэ яшьтэге балалар саны - 17 (2 -опека, 2- уллыкка, 13- приемный), гомум белем биру уку йортларында - 204 бала белем ала, шул исэптэн-14 бала Сарман аграр коллиятендэ, 12-бала чит шэхэрлэрдэ урнашкан уку йортларында белем ала, (повар-кондитер, слесарь, машинист).

Сер түгел, кайткан балалар арасында сәламәтләре сирәк. Гаилэлэрдэ тэрбиялэнуче 166 баланын -26 сынын сэламэтлеклэре чиклэнгэн. Шунын 25се акыл зэгыйфьлеге, э берсе физик инвалид булып тора. Акыл зэгыйфьлеге булган балалар мэктэптэ укый башлагач беленэ хэм аларны Казаннан килгэн махсус комиссия тикшереп нэтижэ ясый. Инвалид балаларыбыз елга ике тапкыр психологик тернэклэндеру узэгендэ дэваланып кайталар. Барлык балаларыбыз да елга бер тапкыр диспансеризация утэ. Заинск шэхэреннэн табиблар килеп уз юнэлешлэре буенча балаларны кабаттан тикшерэлэр. Балаларнын купчелеге, ягъни тугызынчы сыйныфка кадэр булганнары Тубэн Табын интернат мэктэбендэ, э дуртесе читтэ уз юнэлешлэре буенча белем ала. (Бакалы, Чаллы, Тубэн Кама). Лэкин Тубэн Табын интернат мэктэбен тэмамлаган балалар алдында тагын бер проблема килеп туа. Ботен ата-ана да балаларны читкэ жибэрэсе килми, чонки алар хэрдаим контроль талэп итэ. Элек бу балаларны узебездэге училище укытса, хэзерге заман талэплэре башкача, хэм алар читкэ китэргэ мэжбур. Шушы категория балаларына берэр торкем ачып шунда укыту момкинлеге тудырылса яхшы булыр иде.

Кандидатларны теркәгән вакытта, иң беренче безнең максат гаиләгә бала түгел, э балалар өчен гаилә табу. Бары тик үз-үзенә ышанган, балаларны ихлас күңелдән яратучы, аңа тиешле белем һәм тәрбия бирердәй кешеләргэ остенлек бирэбез. Моның өчен гаилэлэргэ кирәкле документлар туплап, балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын саклау комиссиясе тарафыннан каралып, 3 айлык уку курсларына җибәрү мөмкинлеге тудырыла. Килешү нигезендә, Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан педагогия институтының махсус курсларын уңышлы тәмамлап кайткан ата-аналар гына кандидат булып теркәләләр. 2017 елда кандидат буларак уллыкка хэм кызлыкка 2 гаилэ, 5 гаилэ тэрбиягэ бала алырга теркэлде хэм АИСТ базасына кертелде. Шулардан 4се тэрбиягэ балалар алып базадан исэптэн тошерелделэр.

2017елда 2 гаилә белән 6 баланы тәрбиягә алу турында килешү имзаланды һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр саны 74 кә җитте. Эти-энилэргэ балаларны тэрбиялэугэ, хезмэт хакын хэм торле остэмэ тулэулэрне фэн хэм мэгариф министрлыгы билгели хэм тулэулэр Республика бюджетыннан башкарыла. Ай саен фэн хэм мэгариф министрлыгынын бухгалтериясенэ тиешле документлар, заявкалар тапшырыла. Тулэулэр ел саен индексациялэнэ, бугенге кондэ бер баланы тэрбиялэугэ мэктэпкэчэ яшьтэ -8309 сум, укучы балага -9583 сум, эти-энигэ хезмэт хакы -3000 мен сум каралган. Оч яшькэ кадэр хэм инвалид бала тэрбиялэгэн гаилэгэ 900 сум остэмэ тулэнэ. Тэрбиягэ бала алган гаилэлэребездэ - 10 сы медицина хэм 27 се педагогик белгечлеккэ ия булган эти-энилэребез, шуна бэйле рэвештэ аларга остэмэ тулэу каралган - ул 4744 тэшкил итэ.

Бөтенләй чит әти-әниләр үз канат асларына алып тәрбиялисе бу балалар еш кына гаиләгә бөтен дөньяга ачулы хәлдә килеп керәләр. Чит баланы тәрбияләргә алынган әти-әнигә зур бурычлар йөкләнә. Ә бурычның ничек үтәлүен күзәтү, безнең эшебезнен бер юнэлеше булып тора. Шул максаттан 2017елда тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан урыннарга чыгып план нигезендә каралган 372 тикшерү үткәрелде, 15 гаиләдә тикшерү чираттан тыш билгеләнде, алар прокурор таләбе буенча һәм суд билгеләмәсе нигезендә оештырылды. Тикшеру нэтижэсендэ кайбер гаилэлэргэ кисэтулэр ясалды. Хаталарны тозэту очен вакыт бирелеп янадан тикшерулэр оештырылды. Эти-энилэр белэн энгэмэлэр уткэрелде.

Ел саен 1 февральга кадәр әти-әниләребез баланы тәрбияләү өчен бирелгән пособияләрнең тотылышы турында һәм хокукка яраксыз граңданнарның опекуннары пенсия тотылышы турында алдагы ел өчен исәп -хисап тапшыралар.

Тормыш булгач, проблемаларсыз гына булмый. Гаилә үзе генә чыга алмаган ситуацияләрдән чыгу юлын бергәләп эзләү үзара тәҗрибә уртаклашып яшәү өчен "Гаилэ" клубы эшлэп килэ. Клуб эшчэнлегендэ опекага хэм тэрбиягэ бала алган гаилэлэр катнаша. Аның җитәкчесе, урынбасары, сәркатибе бар. Клуб 5 тобэкне берлэштерэ, Иске Карамал кусты - 15 гаилэдэн, Тат. Булэр - 17 (2 се опека), Эмэкэй - 14, Салауз Мухан - 6, Мослим -35 (13 опека, 22 приемный) гаилэне уз эченэ ала. Кварталга бер мәртәбә үткәрелә торган киңәшмәләрдә дәүләт органнарында эшләүчеләрнең, суд хезмәткәрләренең, бала тәрбияләү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту өлкәсендә эшләүче белгечләрнең чыгышларын тыңлыйбыз, ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга нигезле җаваплар алалар. Авыр очракларны хэл иткэндэ еш кына балигъ булмаган балалар белэн эшлэу, аларнын хокукларын саклау комиссиясенэ морэжэгать итэбез. Уз эшебездэ без Чаллы шэхэрендэ оешкан "Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк" дәүләт бюджет учреждениесе белгечлэре белэн тыгыз элемтэдэ торабыз. Гаилэлэребезне борчыган сорауларга узэктэ эшлэуче юристлар, социаль педагоглар, психологлар жавап бирергэ ярдэм итэлэр. 2017елда гына алар оч тапкыр килеп ярдэм курсэтеп киттелэр. Шулай ук безнең гаиләләребез әлеге үзәк оештырган төрле конкурсларда катнаша. Шушы елнын апрель аенда да алар белэн очрашу планлаштырылды.

Балалар үз әниләрен искә аламы дигэн сорауны еш кына ишетергэ туры килэ. Һәр баланың күңелендә үз әнисе өчен һәрвакыт урын бар. Бала, нинди генә яхшы шартларга куеп тәрбияләнүенә карамастан, үз әти-әнисе турында уйлый, аларны сагынып яши. Ятим балаларны тәрбияләргә алынган әниләр бу хакта беләләр һәм балаларның хисләрен хөрмәт итеп эш итэлэр. Уз эшчэнлегебездэ алар белән берлектә баланы үз гаиләсенә, биологик әти-әнисенә кире кайтарып бирү өстендә дә эшлибез. Шунысы куанычлы бу елда балигъ булмаганнарга кагылышлы каралган суд утырышларының икесе балаларны үз гаиләләренә кайтарып бирү турындагы эшне карады һәм 5 бала, кылган гамәлләренә тиешле нәтиҗә ясап төзәлү юлына баскан газиз әниләре тәрбиясенә кайтарып бирелде.

Россия Федерациясенең 1999 елның 24июнендә кабул ителгән "Балигъ булмаганнар арасында сукбайлыкка һәм хокук бозуга каршы профилактика системасының төп нигезләмәләре турында"гы 120-ФЗ санлы канунының 16 маддәсен үтәү йөзеннән ятим һәм тәрбиячесен югалткан балаларның хокукларын яклауга, аларның милекләрен саклауга, милеккә булган хокукларын яклауга да зур әһәмият бирелә.

Ел саен, баланың яшәү хокукы беркетелгән, яки шәхси милке буларак беркетелгән торагының сакланышын тәэмин итү йөзеннән, хатлар язып торакларның сакланышы турында актлар алабыз. 24 баланын шэхси милке, 64 сенен милек белэн куллану момкинлеге бар, 101 балага чираттан тыш торак белэн тээмин иту карары кабул ителгэн.

2013 елның башыннан ятим һәм тәрбиячесен югалткан балаларны һәм алар исәбеннән булган затларны махсуслаштырылган торак фондыннан махсуслаштырылган торак урыннарын яллау шартнамәләре нигезендә 2017елда 28 бала документлары тупланып фэн хэм мэгариф министрлыгына тапшырылды, шуларнын 21 чиратка куелды.

Безнең бүлектә исәптә торучы балаларның 167се алимент алу хокукына ия булсалар да, узган ел шуларның 21 генә даими рәвештә алимент ала алды. (22 сирота) Бүгенге көндә дә зур үзгәрешләр сизелми. Ел саен суд приставларга запрослар жибэрелсэ дэ, унай жавап бик сирэк. Балаларнын уз эти-энилэренен берсенең дә, ялгышып та, баласының язмышы белән кызыксынып караганы юк. Алимент түләргә тиешле затларның бөтен Республика буйлап чәчелүе безнең эшне тагын да катлауландыра. Узган ел алимент түләмәү аркасында 6 әти-әни җинаять җаваплылыгына тартылды.

Ятим балаларның гына түгел, милек хуҗасы булган, балигълык яшенә кермәгән башка балаларның да милкенә кагылышлы алыш-биреш гамәлләре, сатумы ул, закладка салумы, алышумы, Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 37 маддәсе таләп иткәнчә, бары тик опека һәм попечительлек органы рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш, чөнки, Россия Федерациясе Гаилә кодексының 60 маддәсенең 4 пунктында күрсәтелгәнчә, ата-ананың милкенә баланың, ә бала милкенә ата-ананың хокукы юк. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, 2017 елда 50 баланың милкен сатарга, 25 баланың милкен закладка салырга (шуларның 12 се "ана капиталы" белән бәйле) рөхсәт бирелгән, Һәр очракта да рөхсәт бары тик баланың милкенә зыян килмәслек шартларда гына башкарыла. Безнен булеккэ балаларынын исемен узгэртуне сорап морэжэгать итучелэр дэ бар. Шулай ук 14 яшьтэн 15 яшькэчэ балаларнын жэйге ял чорында эшкэ урнаштырганда да опека хэм попечительлек булегенен рохсэте кирэк. 2017 елда гына шундый - 44 рохсэт бирелде.

2017 елда 23 баланың хокукый һәм милеккә булган хокукына мөнәсәбәтле рәвештә суд органнарына дәгъвалар һәм нәтиҗәләр бирелгән. Шулардан 8 баланың аннан аерым яшәгән әти-әнисенең баланы тәрбияләүдә катнашына кагылышлы эш, 15 баланың шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып каралган эш.

Гаиләләрне берләштерү, бер-берсе белән ярдәмләшеп, аралашып яшәргә этәргеч биру максатыннан торле чаралар уткэрелэ. Гаилә көненә багышлап "Сабантуй" бәйрәме, балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан" "Әти-әни, мин- гаиләм имин" исемле спорт бәйгесе, борынгы йолаларыбыз саналган "Нәүрүз", "Карга боткасы" үткәрү матур традициягә әйләнде.

Тәрбиягә алган балаларыбыз безне уңышлары белән дэ сөендереп торалар. Алар укуда һәм спортта уңышларга ирешәләр. "Йолдызлык" республика күләм телевизион конкурсында катнашып, балаларыбыз җыр, бию һәм нәфис сүз номинацияләрендә дипломга лаек булдылар. Шулай ук зона турларында уңышка ирешкән балаларыбыз да, җирлекләрдә үткән чараларның матур бизәге булганнары да шактый. Аларны тәрбияләүче әти - әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларга яңадан - яңа уңышлар телибез.

Бүлек эшенең икенче төп юнәлеше булган хокукка яраксыз гражданнар белән эшлэу. Хокукка яраксыз гражданнарга карата эш тә, балигъ булмаган балаларга кагылган эшкә тәңгәл рәвештә алып барыла, опека билгеләү дә, милекләрен саклау да, тормыш көнкүреш шартларын тикшерүгә куелган таләпләр дә бертөсле, ләкин акыл зәгыйфлеге белән интегүче бу гражданнарны тәрбияләгән кешеләрне аллаһы тәгалә үз ярдәменнән ташламасын. 2012 елда 40 кеше исәпкә куелган булса, бүгенге көндә аларның саны 55 кә җитте, шуларның 3 се 2017 елда исәпкә куелды.

Килэчэккэ бурычыбыз хэм төп максатыбыз - килешүләрне өзмәү, балаларны кире балалар йортларына җибәрмәү, гаилэлэрдэ тотрыклылык саклау, эти-эни хокукыннан мэхрум булганнарга уз хокукларын кайтарырга ярдэм иту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев