Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бакчаларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен тикшерү буенча рейдлар үтә

Бакча мөдирләрнә алтышар мең сум күләмендә штраф салынды

Бу көннәрдә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчаларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен тикшерү буенча рейдлар үткәрә. Тикшерү барышында Яңа Сәет авылның “Чулпан” һәм Иске Вәрәш авылындагы “Былбыл” балалар бакчаларында җитешсезлекләр булуы ачыкланды. “Былбыл” балалар бакчасында икенче эвакуцион чыгу юлы булмау, бер түбә астында булган балалар бакчасы һәм мәктәпнең янгынга каршы ишек белән бүленгән булмавы, баскыч мәйданчыгының үзябылышлы ишекләре булмавы да  зур җитешсезлеккә керә. Иске Вәрәш авылы балалар бакчасының  китапханә һәм медпункт белән аерым ишекләр белән бүленмәве, эвакуация юлларында куркынычсыз материаллар кулланылмавы ачыкланды. Бакча мөдирләрнә алтышар мең сум күләмендә штраф салынды, җитешсезлекләрне төзәтү өчен 11 ай вакыт бирелде”, – дип хәбәр итә бүлек җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтунов.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев