Балалар атлар ярата
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның 5 в сыйныфы укучылары өчен районның ат спорты мәктәбенә экскурсия оештырды.
Экскурсия Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” китабына нигезләнеп оештырылды. Балалар атлар турында мәгълүмат алды, хайваннарны үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйладылар. “Безнең китапханәдә хайваннар турында бик күп китаплар бар. Алар белән танышкач, балаларның тормышка фикере үзгәрә, матурлыкны күрә башлый”, – ди китапханәчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев