Балагыз юл кагыйдәләрен беләме?
Уку елы тәмамланды. Каникуллар чорында үз иркендә булган балаларның иминлеген тәэмин итү мөһим. Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында да сүз шул хакта барды.
20 май көнне Мөслим авылында – Гагарин һәм Беренче май урамнары киселешендә балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт фаҗигасе теркәлә. Метрәй авылыннан 15 яшьлек егет мотоциклда машинага килеп бәрелә.
– 9 сыйныфта укучы яшүсмер төп юлдан хәрәкәт итүче машинага юл бирми һәм зур тизлектә “Рено Логан” машинасы белән бәрелешә. Яшүсмернең транспорт белән идарә итү хокукы юк. Ул төрле дәрәҗәдәге авыр тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы хастаханәсенә озатылды. Хәле авыр дип бәяләнә. Бүген ул Казан хастаханәсендә, – ди юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов.
Комиссия утырышында мәктәпләр юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә башкарылган эшләре буенча хисап тотты. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүләрне кисәтү буенча эшчәнлеккә, мәктәп автобусларында иминлек чараларының үтәлешенә тукталды.
– Күпчелек юл һәлакәтләре кагыйдәләргә буйсынмау сәбәпле килеп чыга. Яшүсмерләр, балалар да кагыйдә боза. Велосипедта йөрү өчен документ кирәк булмаса да, 14 яше тулмаган балаларга бу төр транспорт белән олы юлга чыгарга ярамый. Велосипед белән ишегалдында, тротуарларда гына йөрү рөхсәт ителә. Кагыйдә бозган өчен баланың әти-әнисенә штраф салына һәм аның күләме 500 сумнан башлана, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Мотоциклда 18 яше тулган һәм шушы төр транспорт белән идарә итү хокукы булганнар гына йөри ала. 18 яше тулып та, мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган килеш әлеге транспортны йөртүчеләргә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына. 18 яше тулмыйча мотоциклга утырган балалар өчен штрафны әти-әни түли. Моннан тыш, транспортны балигъ булмаган үсмергә биргән өчен тагын 30 мең сум штраф каралган. Баланың транспорт белән идарә иткәндә каскасы булмаса – 1 мең сум, иминиятләштерү кәгазе булмаса, 800 сум штраф өстәлә. Кыскасы, баланың мотоциклда “права”сыз йөрүе әти- әни кесәсенә уртача 50 мең сумга төшә!
– Скутер һәм мопедларда йөрү өчен “М” категорияле машина йөртү хокукы булу кирәк. Очсыз дип, мотоциклны кеше кулыннан алучылар транспортның төзек булуына гарантия бирә алмый. Транспорт белән идарә итүдән бигрәк, яшүсмерләр башта җәяү дөрес йөрергә өйрәнсен иде! – ди Айнур Хәйретдинов.
23 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе старт алды. Аның барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар катгый контрольгә алыначак.
– Акциянең төп максаты – балалар катнашындагы юл- транспорт фаҗигаләре санын киметү. Светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгучы, велосипедта тиешсез урыннарда йөрүче балалар аз түгел. Быел кагыйдә бозган шундый 14 укучыга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелде, – ди Айнур Хәйретдинов.
Әти-әниләргә балага бүләк ясаганда уйланырга киңәш итәбез. Балагызга алган мотоцикл, скутер яисә мопед аның тормышына куркыныч тудырмасын. Башкалар ялгышыннан сабак алыгыз!
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев