Балагыз ничек ял итә?
Балаларның җәйге ялларына карата әти-әниләр нинди фикердә?
Җәйге каникулларны балалар да, әти-әниләр дә көтеп ала. Ниһаять, иркенләп ял итәргә, көнне үзең теләгәнчә үткәрергә була! Кайберәүләр төрле лагерьларда ял итүне кулай күрә. Кемнәрдер, җәйге яллардан файдаланып, акча эшләргә тели. Ирекне сөючеләр – вакытны үзе теләгәнчә үткәрергә яратучылар да бар. Балаларның җәйге ялларына карата әти-әниләр нинди фикердә?
Рәмилә:
– Олы кызым быел паспорт алды һәм җәйге ялларда эшкә урнаша. Моңа кадәр ел саен “Урман иле” лагеренда ял итте, рөхсәт булса – өч сменада да ял иткән булыр иде. Кызым бик актив һәм аңа лагерьда ял итү ошый: яңа дуслар таба, рәхәт, ашату да әйбәт. Тик лагерьга бару өчен акча да кирәк шул. Быел да, берәр ай эшләгәннән соң, лагерьда ял итәргә исәбе бар. Ә кечкенәсе – төпчегебез – иркә һәм куркак, әни яныннан китәсе килми.
Лилия:
– Минем өчен балалар әби-бабайда булса, ышанычлырак. Әби-бабайлар эшкә дә өйрәтә. Балаларны мәктәп яны лагерена җибәрергә була әле, әмма атналар дәвамында өйдән читтә кунуларына мин каршы. (Кечкенә вакытта лагерьда ял иткәндә суда бата язган идем, бәлки, шул курку калгандыр.) Тик мәктәп яны лагереның шул ягы бар: ул 13.00-14.00 сәгатькә кадәр генә эшли һәм төштән соң бала – үз карамагында.
Гөлнар:
– Җәйге ялларны балалар күбрәк өйдә һәм әбиләрендә үткәрә. Лагерьга барырга теләкләре юк, мин дә җибәрергә куркам. Яллардан файдаланып, кичләрен гаилә белән Ык буенда йөрибез, пикникка чыгабыз. Балалар: “Иң рәхәт ял – әбиләрдә”, – ди. Әбиләр оныкларына тәрбия дә бирә, эшкә дә өйрәтә.
Илнур:
– Улыбыз каникулны, әби-бабайга барам дип, шундый көтте! Тик әти алдан ук: “Эшләтәчәкбез, үпкәләмисезме?” – дип кисәтеп куйды. “Эшләтә алсагыз, эшләтегез!” – дидек. Эшкә өйрәнер ичмаса! Өйдә телефонда утырудан бушамый. Ә әти-әнинең өе – урман эчендә, үзләре – умартачылар! “Принеси- подай”га булса да йөрер.
Чулпан:
– Өч егет үстердем: лагерьда да ял иттеләр, эшләп тә карадылар. Зурлар эшкә урнашса, әйбәт. Кечкенәсе мәктәп яны лагерена йөриячәк. Башка төр лагерьларга җибәрмим, төпчегебез, абыйларыннан аермалы буларак, мөстәкыйль түгел. Өйдә дә тик утыртмыйбыз: математик биремнәр эшли, китаплар укый, күңел ачарга шәһәргә алып барабыз.
Илмир:
– Безнең балалар, каникулга чыгу белән, әти-әни янына – авылга кайтып китә. Җәй буе (өч ай!) торып киләләр. Балыкка, су керергә йөриләр, әби-бабайга булышалар – каз бәбкәләрен саклыйлар, яшелчәләргә су сибәләр. Балаларның эшкә керүләренә әниләре каршы: кемгәдер эшләгәнче, әби-бабаларына булышсыннар, ди. Ә лагерьга барып карадык, ошамады – берәр атнадан барып аласы булды үзләрен.
Мөршидә:
– Һәркайсын кулланып карарга, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Баланың юк-барга вакыты калмаска тиеш. Лагерьда бала яшьтәшләре белән аралашырга, мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә. Эшләп тә карасыннар. Хезмәт тәрбиясе хәзер бигрәк актуаль. Эшләп, акча алып, аны файдалы тотарга өйрәнеп үссеннәр. Әби- бабай янында туганлык җепләрен күреп, эшкә өйрәнеп үсәләр. Аннан әби-бабай әти-әнигә караганда тынычрак бит ул. Алар тәрбия эшен дә сүз белән түгел, эш-гамәл белән алып бара, үз үрнәген күрсәтә.
Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев