Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак ул – ачышлар иле

Нәниләр белән бергә тирә-юньне күзәтәсең, ачышлар ясыйсың. Эш фронтым һәрчак киң, мавыктыргыч; барлык балаларга шөгыль өчен урын да, материал да бар.

Кечкенәдән кызыксынучан, күзәтүчән идем, табигатьне, тирә-юньдәге һәр нәрсәне өйрәнәсем, аңлыйсым килде. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Казан милли тикшеренү-технология университетына укырга кердем. Ләкин, балаларга тартылуымны аңлап, мәктәпкәчә балаларга белем бирү курсларын үтеп, Мөслимдәге “Күбәләк” бакчасына эшкә килдем. Тәрбияче буларак методик темам – балаларның танып белү күнекмәләрен үстерүдә тикшерү, эзләнү, тәҗрибәләр куллану. Бала үзе практик эш алып барсын, мөстәкыйль эшләргә омтылсын; аның кызыксынучанлыгы, иҗади фикерләве үссен, уйлап табу сәләте ачылсын, дип тырышам.

Балачак бит ул – ачышлар, могҗизалар иле. Алар белән бергә уйныйсың, шаярасың, алар кебек уйлыйсың, дөньяга алар күзе белән карыйсың. Нәниләр белән бергә тирә-юньне күзәтәсең, ачышлар ясыйсың. Эш фронтым һәрчак киң, мавыктыргыч; барлык балаларга шөгыль өчен урын да, материал да бар. Мин, гомумән, төркем бүлмәсендә үстерешле тирәлек булдырырга тырышам. Эш барышында бер бала да читтә калмый. Һәр шөгыльдә балалар яңалык ача, белем туплый. Шул ук вакытта балаларны хәрәкәттән аермауны, сәламәтлекләренә зыян килмәүне дә күздә тотам.

Тикшеренү эшен “Тылсымлы лаборатория” исеме астында шөгыль белән башлап җибәрдем. Тәҗрибәләр үткәргәндә кулланырга кирәкле материаллар, приборлар белән таныштырдым, куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендердем.

“Су һәм аның үзенчәлекләре” темасына берничә шөгыль үткәрдем. Тәҗрибәләр ясадык. Һәр бала үзе тотып карады, тоемлады, күрде, нәтиҗә ясады. Бу теманы башка шөгыльләрдә дә, табигатькә чыгып күзәтү вакытында да дәвам иттек, киңәйттек.

Хәзерге вакытта кибет киштәләре бала күзен кызыктырырлык, ләкин сәламәтлекләренә зарарлы ризыклар белән тулган. Коры сүз белән балаларны алардан биздереп булмый. Ә менә без үткәргән тәҗрибәләр балаларга бик үтемле булды.

“Кока-кола безгә кирәкме ?” дигән темага үткәргән шөгыльдә бу эчемлекнең зарарлы буяулар, күп күләмдә сода, ясалма химик тәмләткечләрдән торуын дәлилләдек.

“Нәрсә ул чипсы?” дигән сорауга ачыклык кертү максатында үткәргән шөгыльнең максаты балаларга кыздырып киптерелгән бәрәңгенең кеше организмына зарарын аңлату иде. Тәҗрибә нәтиҗәсендә чипсының артык майлы, составында крахмал күп булуын һәм анда кеше организмы өчен бик зарарлы булган “акриламид” дигән химик матдә булуын белдек.

Ясалма сагыз, ягъни “жвачка” турында күбрәк белү максатында күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү, белешмә туплау, аларны анализлау алымнары кулландык. Сагыз составында парафин, баллаткычлар, буяулар, ясалма тәмләткечләр барлыгы һәм аларның кеше организмына зарары турында сөйләштек. Балалар “Ясалма сагыз тешләрне боза, ашказаны һәм бавыр эшчәнлегенә зарар китерә, аллергия китереп чыгара. Кешенең игътибарын тарката, ияләшү барлыкка китерә” дигән нәтиҗә ясады.

–  Сагыз чәйнәмибез, чипсы ашамыйбыз, кока-кола эчмибез. Юк-бар нәрсәләргә кызыгып, сәламәтлегебезне бетермибез! – диде алар.

Әнә шулай һәр нәрсәгә игътибарлы булу, күргән әйберне җентекләп күзәтү, тикшерү һәм ахырдан билгеле бер нәтиҗәгә килү бала күңлендә тирән уелып кала, беркайчан да онытылмый. Төркемдәге балаларда кызыксынучанлык, активлык, күп белергә омтылу кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Бәлки алар киләчәктә зур галимнәр, атаклы белгечләр булырлар. Зур һәм файдалы ачышлар ясап, дөньяга танылырлар.

 

Резеда Абдуллина,

Мөслимдәге “Күбәләк” балалар

бакчасы тәрбиячесе.

Фото – “Мөслим информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев