Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаң кайда ял итәчә? Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән әңгәмә

Мәктәпләрдә уку елы төгәлләнде. Балалар сагынып көтеп алган каникуллар башланды. Бүген күп кенә әти-әниләр балаларын лагерьларга җибәрергә әзерләнә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән балаларның җәйге ялларын оештыру турындагы әңгәмәбез күпләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

       – Рафаэль Тимофеевич, иң элек мәктәп яны лагерьлары турында сөйләшик әле.  Быел андый лагерьлар кайсы мәктәпләрдә оештырылачак?
       –Укучылар җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрсен  өчен мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәктәпләрнең планнары нигезендә төрле чаралар оештырылачак. Һәр елдагыча быел да мәктәп яны лагерьлары эшчәнлекләрен 1 июньнән башлап җибәрәчәк. 8 мәктәптә (гимназия, Мөслим, Михайловка, Тат. Бүләр, Күбәк урта, Олы Чакмак, Әмәкәй, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә) 21 көн дәвамында 234 бала ял итәчәк. Юллама бәясе 2822,30 сум тәшкил итә, әти-әниләр түли торган взнос – 498 сум. Лагерьлар иртәнге 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, көнгә ике тапкыр ашату каралган. Мәктәпләр, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп, тиешле нәтиҗә алдылар. Лагерь җитәкчеләре тарафыннан сметалар төзелеп, азык-төлек, сертификаты булган шешәле чиста су белән тәэмин итүчеләр белән килешү төзелде.
       – Узган елны хезмәт һәм ял лагерьлары да нәтиҗәле эшләгәннәр иде. Быел андый лагерьлар кайларда оештырылачак? 
       – Быел да өч мәктәптә (лицей, гимназия, Мөслим урта мәктәбендә)  хезмәт һәм ял лагерьлары 22 июньнән эшли башлаячак. Биредә 120 үсмер 18 көн дәвамында ялларын  мәктәп бакчасында  хезмәт кую белән аралаштырып уздырырлар, дип планлаштырыла. Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләреннән түләү алынмый. Кулланучылар хокукларын яклау идарәсе тарафыннан тиешле документлар эшләнү этабында. 
       – “Урман иле” ял һәм сәламәтләндрү лагерында балаларны кабул итүгә ничек әзерләнәләр?
       – Әлеге лагерьда быел да балалар өч сменада ял итәчәк. Бүген биредә җыештыру, төзекләндерү эшләре бара. 22 май көнне мәктәпләр, сәнгать, спорт мәктәбе хезмәткәрләре ярдәме белән зур өмә оештырылды. Территория табигый чүп-чардан арындырылды, корпуслар, ашханә, административ бина тулысы белән юып җыештырылды. Өмәдә барлыгы 90нан артык кеше катнашты. Форсаттан файдаланып, бу эшләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм.
       – Узган ел лагерьда төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылган иде. Бу эшләр быел да дәвам итә, дип беләбез.
       – Быел кабул итү пункты буласы вагонның эче ремонтланып, тәрәзәләр куелачак. Җаваплылыгы чикләнгән “Мост” җәмгыяте эшчеләре яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге бүләк иткән ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгын лагерь территориясенә урнаштыра башлады. Салауз-Мухан авылының модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасын лагерьның медпункты бинасы урынына күчерү өстендә эш бара. Йокы бүлмәләренә яңа матраслар, мендәрләр, урын-җир әйберләре алу турында шәхси эшмәкәр белән килешү төзелде. Балалар сыйфатлы азык-төлек, сертификаты булган шешәле  су белән тәэмин ителәчәкләр. Моннан тыш каты һәм сыек көнкүреш калдыкларын түгү, урын-җир әйберләрен юу, медикаментлар белән тәэмин итү буенча килешүләр төзелде. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белән дератизация, дезинфекция. дезинсекция эшләре башкару турында килешенде һәм эшләнгән эшләргә актлар төзелде. Балаларның һәм персоналның куркынычсызлыгын “Т.А.Ш.” шәхси саклау оешмасы тәэмин итәчәк, корпусларда тиешле күләмдә ут сүндергечләр булдырылган. Лагерьга килгән балаларга беренче көннән үк тиешле инструктажлар уздырылачак, Мөслим янгын часте хезмәткәрләре белән берлектә янгынга каршы эвакуация буенча күнекмәләр уздыру планлаштырыла.
       – “Урман иле” балаларны кайчан кабул итә башлаячак?
       – Лагерьның беренче сменасы “Сәләт” дип атала һәм 11 июньнән 1 июльгә кадәр 21 көн дәвам итәчәк. Биредә әти-әниләре бюджет оешмаларында эшләүче балалар ял итәчәк. Икенче смена  4-21 июль көннәрендә узачак. Биредә 18  көн дәвамында спортны үз иткән, җыр-биюгә гашыйк булган укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрерләр, дип көтәбез. Өченче смена балаларны 24-30 июль көннәрендә кабул итәчәк.
       – Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен үткәреләчәк чаралар белән дә таныштырсагыз иде?
       – Сәламәтлекләре чикләнгән балалар – һәрдаим игътибар үзәгендә. Узган уку елында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә республикакүләм иҗтимагый педагогик юнәлештәге “Шифа” сменасы оештырылды һәм ул бик нәтиҗәле эшләде. 4-21 август көннәрендә  50 бала тәүлек дәвамында “Шифа” сәламәтләндерү лагерендә булдылар. Ялны мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган мәктәптә сабын, атлас ленталардан бизәнү әйберләре, пайетка-сәйләннәрдән картиналар ясау, яндырып, тактага рәсем төшерү түгәрәкләре эшләде. Районда узган республика укытучыларының август киңәшмәсенә килгән кунакларга балаларның лагерьларда эшләгән кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар көннең беренче яртысында түгәрәкләрдә шөгыльләнсәләр, икенче яртысында кызыклы-мавыктыргыч чараларда катнаштылар. Аларның ял вакытлары спорт уеннары,  төрле бәйгеләр, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Лагерьда ял итүче  балаларны Мөслимдәге ял парк-скверларына, “Аргамак” ат спорты комплексына, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге дельфинарийга алып бару да оештырылды. Интернат- мәктәптә быел да шундый лагерь оештыру планга кертелгән. Биредә 50 бала ял итәр, дип уйлыйбыз. Лагерь балаларны 18-24 июнь көннәрендә эшләячәк. Гомумән, быел да балалар җәйге ялларын файдалы һәм нәтиҗәле үткәреп, яңа уку елына көч һәм күп яңалыклар туплап килерләр, дип уйлыйбыз.
       – Рафаэль Тимофеевич, соңгы берничә елда балаларны җәйге чорда төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштыру буенча да нәтиҗәле эшчәнлек алып барылды. Мондый мөмкинлек быел да булачакмы?
      – Әйе, булачак. Бу мәсьәлә 23 май көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә каралды. Анда балаларны җәйге каникуллар чорында эшкә урнаштыру һәм профилактик исәптә торучы балаларның җәйге ял вакытларын файдалы итеп оештыру турында да сүз алып барылды. Эчке эшләр министырлыгының Мөслим районы  бүлегенең ПДН учетында 8 яшүсмер тора, аларның бишесе урлашу, өчесе  спиртлы эчемлекләр  куллану нәтиҗәсендә исәпкә куелган иде. Әти-әниләр, уку йортларының җитәкчеләре белән аңлату, балаларның ялларын дөрес, файдалы итеп оештыру буенча нәтиҗәле  эш алып барылды. Шулай итеп бу категориядәге яшьүсмерләр “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесендә,  “Август-Мөслим” җәмгыятендә, ”Урман иле” лагеренда, Олы Чакмак авыл җирлегендә  хезмәт куячаклар.
       Социаль яктан якланмаган,тормыш авырлыклары белән очрашкан 19 бала исәпкә куелган иде, шулар арасыннан 11 бала ял һәм хезмәт яшен тәшкил итә. Җәйге каникул чорында аларның дүртесе “ Урман иле”, бишесе мәктәп яны лагеренда ял итәчәк, ике яшүсмер Михайловка һәм Метрәй авыл җирлекләрендә  хезмәт куячак. Мәшгүльлек үзәге аша 250 яшүсмергә эшләү мөмкинлеге тудырылачак. Бүгенге көндә ике яшүсмер район финанс-бюджет палатасында эшли, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесеннән 30 балага, Иске Карамалы авыл җирлегеннән 10 балага эш тәкъдим ителде. Балаларга бирелүче  матди ярдәмнең күләме бүгенге көндә 1275,00 сум тәшкил итсә, июль аеннан 1700,00 сум булачак. 

       Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев