Бала – гаиләнең көзгесе
Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ата-ана үрнәге баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахыргача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балалар да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.
Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В. А. Сухомлинский болай дигән: “Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре башкарган эшләрнең нәтиҗәләрен күреп, горурланып үссеннәр”.
Кечкенәдән балаларның даими башкара торган үз вазыйфалары булырга тиеш. Шулай булганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнә. Даими вазыйфа балада мөһим сыйфатларның берсе – җаваплылык хисен тәрбияли. Уенга санап, җиңел генә керешеп киткән эш бераздан туйдыра башласа да, баланың үз вазыйфасын үтәвен таләп итәргә кирәк. Баланы эшкә мәҗбүр итмәскә, ә түземле рәвештә, акрынлап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтергә.
Бала холкында ихтыяр көче дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Моны һәр ата-ана исендә тотарга тиеш. Бала кечкенә чакта үзен мәҗбүр итү яки үз теләкләрен тыеп калу, үзе теләгән нәрсәдән баш тарту читен була. Шушы вакытта ата-аналарның түземле, ихтыярлы һәм нык булулары балада ихтыяр көче тууга ярдәм итә. Иң беренче әти-әни баладан хезмәтне таләп итәргә тиеш. Беренче этап: хезмәтне башкарырга үтенү. Икенче этап: тыныч кына, тиешенчә мәҗбүр итү. Өченче этап: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.
Бала – ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата-анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны – карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле.
Укытучылар кебек үк, ата-аналар да үз балаларын сәламәт һәм бәхетле итеп күрергә тели, алар педагогның балалар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән эшләренә ярдәм итәргә әзер. Укытучылар һәм ата-аналарның хезмәттәшлеге баланы яхшырак өйрәнергә, аңа төрле яктан һәм төрле позициядән чыгып карарга, аны төрле ситуацияләрдә күрергә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, өлкәннәр балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен аңлый, сәләтләрен үстерә, үз-үзен тотышындагы кимчелекләрне төзәтә һәм аңа тормышта дөрес юл табуда булыша алалар.
Гаилә белән мәктәп бергә эшләгәндә генә баланы шәхес буларак тәрбияләргә, дөньяга уңай карашларын үстерергә, үз-үзеңне тоту гадәтләрен уңай яктан хәл итәргә мөмкин.
Эльвира ӘХМӘТҖАНОВА, Мөслим.
Фото - https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев