Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала – гаиләнең көзгесе

Ата-ана мәхәббәте бала­ны киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы бала­да намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ата-ана үрнәге бала­ны хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башла­ган эшләрен ахыргача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балалар да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу бала­ларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.

Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышын­да гаять әһәмиятле сый­фат. Бу уңайдан танылган педагог В. А. Сухомлинский болай дигән: “Хезмәт ки­еренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән бала­ны мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре башкарган эшләрнең нәтиҗәләрен күреп, горур­ланып үссеннәр”.

Кечкенәдән балаларның даими баш­кара торган үз вазыйфа­лары булырга тиеш. Шу­лай булганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнә. Даими вазыйфа бала­да мөһим сыйфатларның берсе – җаваплылык хи­сен тәрбияли. Уенга са­нап, җиңел генә керешеп киткән эш бераздан туй­дыра башласа да, баланың үз вазыйфасын үтәвен таләп итәргә кирәк. Бала­ны эшкә мәҗбүр итмәскә, ә түземле рәвештә, акрын­лап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтергә.

Бала холкында ихты­яр көче дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Моны һәр ата-ана исендә тотар­га тиеш. Бала кечкенә чак­та үзен мәҗбүр итү яки үз теләкләрен тыеп калу, үзе теләгән нәрсәдән баш тарту читен була. Шушы вакыт­та ата-аналарның түземле, ихтыярлы һәм нык булула­ры балада ихтыяр көче ту­уга ярдәм итә. Иң беренче әти-әни баладан хезмәтне таләп итәргә тиеш. Берен­че этап: хезмәтне башка­рырга үтенү. Икенче этап: тыныч кына, тиешенчә мәҗбүр итү. Өченче этап: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

Бала – ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның ба­лаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сый­фатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлы­гы, аларның кешеләргә ях­шылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән ба­лалар киң күңелле, игъти­барлы эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата-анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормыш­та бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны – карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормы­шында иң кадерле, кабат­ланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек. Аның ниндирәк шәхес бу­лып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасын­дагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле.

Укытучылар кебек үк, ата-аналар да үз ба­лаларын сәламәт һәм бәхетле итеп күрергә тели, алар педагогның балалар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән эшләренә ярдәм итәргә әзер. Укытучылар һәм ата-аналарның хезмәттәшлеге баланы яхшырак өйрәнергә, аңа төрле як­тан һәм төрле позициядән чыгып карарга, аны төрле ситуацияләрдә күрергә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, өлкәннәр балаларның ин­дивидуаль үзенчәлекләрен аңлый, сәләтләрен үстерә, үз-үзен тотышындагы кимчелекләрне төзәтә һәм аңа тормышта дөрес юл та­буда булыша алалар.

Гаилә белән мәктәп бергә эшләгәндә генә ба­ланы шәхес буларак тәрбияләргә, дөньяга уңай карашларын үстерергә, үз-үзеңне тоту гадәтләрен уңай яктан хәл итәргә мөмкин.

 

Эльвира ӘХМӘТҖАНОВА, Мөслим мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев