Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала дип тормадылар

Мин ТНВ каналындагы “Таяну ноктасы” тапшыруын даими карап барам. Аның бер чыгарылышында балаларга наз, ярату җитми дип сөйләделәр. Миңа калса, хәзерге балаларга наз артыгы белән җитә.

Ата-аналар балаларны бигрәк нык иркәлиләр бит хәзер! Балаларның тамаклары – тук, өсләре – бөтен. Ни теләсәләр, шуны алып бирәләр. Мәктәптә ике тапкыр кайнар аш бирәләр. Укырга да автобус белән йөриләр. Күңел ачу чараларының да ниндиләре генә юк! Шуның өстенә һәркайсында – кыйммәтле телефон!

... Миңа 16 яшь тулмаган иде. Алтышар метрлы нарат агачы (өрлек) артыннан Игем дигән авылга (хәзер Минзәлә районына карый) барырга чыктык: Вәли абый Бәшәров, Мирзахан абый Хәмитов һәм мин. Вәли абый белән Мирзахан абый икесе дә – олы кешеләр. Көн бик кызу. Чәчер болынында безнең авыллар печән чаба иде, шунда керәбез дә, хәл алгач, көн җиләсләнгәч, юлыбызны дәвам итәргә сөйләштек. Мин болынга кердем, алар икенче юл белән киткәннәр. Шулай итеп, мин алардан аерылып калганмын. Юлны ялгыз дәвам итеп, Игем авылына килеп җиттем. Күк күкрәп, яшенләп, яңгыр яварга тотынды. Кая барырга белгән юк, русча бер сүз белмим. Бер урысның ташландык абзарында төн кунып чыктым. Таң аткач, юлымны дәвам иттем.

Килеп җиттем Игемгә. Калинин районында 60 сантиметр юанлыктагы алты метрлы наратлар өеп куелган! Сал да кит! Пучы авылы кешеләре урман кисәләр иде, алар агачларны салышып, бәйләп җибәрделәр. Өч километр кайткач, умарта бакчасы тирәсендә атым егылды. Умарта бакчасыннан урыслар ярдәмгә килде. Атны тугарып торгыздым да, агачны шунда калдырып, атны җитәкләп Чәчер авылына кайттым. Ашау-эчү турында уйлаган юк. Атны мал табибына күрсәтеп, дарулар эчерттек. Әгъләметдин абыйда кунып, икенче көнне өйгә кайтып киттем. Пучы авылын чыгып киләм, карасам: колхоз рәисе Әхмәтгали абый, авыл советы Шаһабетдин абый агач каялар. “Агач – синең өстә, алып кайт!” дип, китеп бардылар. Юлдашларымның нараты киртә генә булган, күпер буена бушатканнар. Икенче көнне агачны әтием белән атка төяп алып кайттык. Минем агачка күпер эшләүчеләр шаккатты!

 

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев