Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал гына димәгез...

Җәй – умарта кортлары өчен кызу эш вакыты. Алар төрледән-төрле чәчәкләрдән татлы һәм мең авыруга шифалы бал җыялар. Безгә спортчы буларак яхшы таныш Илдар Мадьяров оста умартачы да икән! Сал. Мухан авылында, төп йортлары ишегалдында ике дистәгә якын умарта тота...

– Бал кортларын кечкенәдән үз иттем. Әниемнең абыйсы Әбүбәкер Биккинин умарта тота иде. Ул мине күп эшкә өйрәтте. Үзе бал кортларының чагуына игътибар да итми. “Сәламәтлек өчен файдалы гына ул!” –  ди иде. Корт чагудан аллергик реакция булуын да онытмаска кирәк, – ди Илдар.
Рәис абый белән Зөлфия апа улларының бу шөгылен хуплый. Хуҗалыктагы кортларының тыныч токымлы булуын әйтәләр. Илдар бал кортлары белән үзе генә белгән телдә сөйләшә. Моннан унөч ел элек ихатада өч баш умарта булса, бүген аларның саны 20гә җиткән. Оста умартачылар белән дә киңәшләшә, кортларны тәрбияләүнең бөтен нечкәлекләренә төшенә Илдар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев