Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчада кар тоту

Табигый кар катламы күпьеллык чәчәк культураларын, шулай ук куакларны һәм агачларны суыклардан саклый. Язгы кояш җылысыннан эреп суга әйләнгән кар катламы туфракны дымга баета, бу исә үсемлекләрне яз айларында һәм җәен дә дымга туендыру чарасы булып тора. Шунлыктан бакчаларда мөмкин кадәр күбрәк итеп кар тотарга кирәк.

Көчле җил күпчелек очракта кар катламының җитмәвенә сәбәпче булып тора. Кар тоту принцибы – һава агымы юлларына карны тотучы киртәләр куеп чыгу. Киртәләр теге яисә бу җирлектә өстенлек иткән җилләргә перпендикуляр рәвештә куела, нәтиҗәдә алар тирәсендә кар көртләре өелә.
1 см кар катламы җирнең җылынуын 1 градуска арттыра. Бакча чәчүлекләре туңмасын өчен еш кына 20-30 см кар катламы да җитә. Кар тотуның берничә нәтиҗәле ысулы бар.
Җилдән саклану каплаулары. Биеклеге 1 м һәм киңлеге якынча 1,5-2 м калканнарны шахмат тактасы тәртибендә тезәләр. Аларны кул астындагы төрле материаллардан ясыйлар.
Чыршы ботаклары. Аларны кирәкле урыннарга (түтәлләргә, агач төпләренә һ.б. җирләргә) салып чыгалар. Кар каплап киткәч, ботакларны әкрен генә алып башка җиргә дә салырга мөмкин.
Эре ботаклар (көнбагыш, кукуруз һ.б.), тамырлар һәм көзен киселгән ботаклар. Боларның барысын да бакча буйлап кар аз булган җирләргә тараталар (җимеш агачлары төбенә, газонга һ.б.). Яки озын булып үскән яшеллекне ничек бар, шулай итеп көзгә кадәр калдыралар.
Яхшы итеп кар яуганнан соң 35-40 см биеклектәге кар валлары өяләр. Үсемлекләрнең, шулай ук яшь агачларның төбенә бер метр биеклектә кар өяләр.
Полимер сетка. Аны баганалар арасына тарттыралар, җил юнәлешен үзгәрткән очракта күчереп куялар. 
Читән коймалар. Читәнне тал чыбыкларыннан, нечкә ботакалардан үрәләр.
Сидератлар. Кышка чабылмыйча калган һәм яткан үләннәр карны бик яхшы тота.
Автомобиль көпчәкләре. Шиналарны бакча буйлап куеп чыгалар.
Табигый киртә. Яфраклары коелучы яки мәңге яшел күпьеллык ылыслы үсемлекләрне алдан билгеләнгән план буенча махсус утырталар. Табигый киртә бик күп кыш дәвамында кар тотуга хезмәт итәчәк.
Кимерүчеләрдән саклау
Агачларны кимерүчеләрдән саклау өчен кибеттән сатып алынган махсус бакча бинты файдаланыла. Аны астан өскә таба агачның кәүсәсе буйлап, кайчакта эре ботакларын да алып, чорныйлар. Бу ысул белән агачларны кышкы туңудан да саклыйлар. Кимерүчеләрдән саклау өчен агач тирәли тычкан агуы да куеп чыгалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев