Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баек – эшмәкәрләр төбәге

Узып баручы елда халыктан җыелган үзара салым акчасына Баек авыл җирлегендә шактый эш башкарганнар: Атау чишмәсенә юл салынган, Горбуновкада күпернең торбасы алыштырылган, гравий салынган. Бу эшләр өчен 348 мең 134 сум акча тотылган.

Узып баручы елда халыктан җыелган үзара салым акчасына Баек авыл җирлегендә шактый эш башкарганнар: Атау чишмәсенә юл салынган, Горбуновкада күпернең торбасы алыштырылган, гравий салынган. Бу эшләр өчен 348 мең 134 сум акча тотылган. Җәйге һәм кышкы чорларда юлларны карау өчен 97 мең сумга якын акча файдаланганнар. Урам юлларын саклап тоту өчен шлагбаумнар кую буенча эш бара. Бу максатка 33 мең сумга якын үзара салым акчасы юнәлтелгән. Баек мәдәният йортына 49 мең 696 сумлык спорт инвентаре алынган. 
– Финанс мөмкин-лекләре чикле булган авыл җирлекләрендә җирле проблемаларны хәл итү өчен бүген мөмкинлекләр зур. Республика программасы ярдәмендә авыл мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Халыктан җыелган үзара салым хисабына Дусайда 150 мең 768 сумга балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Шул ук авылда мәчет территориясен төзекләндерү, мәчеткә җылылык җиһазлары алу өчен 314 мең 648 сум акча сарыф ителде. Авылларда урамнар якты, чиста. Авылдашларыбыз җирлегебезнең киләчәге өчен битараф булмаслар, үзара салым буенча үткәрелүче референдумда актив катнашырлар, дип ышанам, – ди җирлек башлыгы Миләүшә Шакирова. 
Җирлектә чүплекләрне бетерү буенча да нәтиҗәле эш алып баралар. Быел Баек, Дусай авылларында 3500 кв. м. мәйданда ике чүплеккә рекультивация ясалган. Территорияне чистарту, яшелләндерү буенча өмәләрдә дә актив катнаша авыл халкы: 
– Бүген үзара салым хисабына авылларыбызның йөзе үзгәрде. Аның республика тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайтарылуы бигрәк тә файдалы. Республика тарафыннан өстәмә субсидия бирелү туктатыла, дигән сүзләр йөри. Ул өлеш тукталган очракта да, авыл халкы салым җыюны дәвам итсен иде. Чөнки җирлекнең барлык проблемаларын хәл итү өчен үзара салымның ярдәме зур, – ди үзе дә җирлек башлыгы булып эшләгән Нурсинә Шәйхәйдәрова. 
Мәгариф ветераны Халисә Гәрәева да үзара салым җыю бик кирәк, дигән фикердә: 
– Соңгы елларда үзара салым ярдәме белән юллар төзекләнде, урам утлары яңартылды, балалар мәйданчыгы, парк-скверлар ясалды. Салым акчалары максатчан кулланыла дияргә тулы нигез бар. Инде юлларны, паркларны саклап тотарга гына кирәк. 
Халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча быел Яңа Сәфәр авылында башня алыштырганнар. Башня территориясе калай белән әйләндереп алынган. Моның өчен 194 мең 815 сум үзара салым акчасы файдаланылган. Гомумән, җирлекләрдә хәзер олы кубып сөйләрлек проблемалар бетеп бара. Ә һәр башкарылган эш, ясалган объект шул җирлектә кала. Булганның кадерен генә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев