Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баек егете

Куе урманнар кочагында, мәһабәт таулар итәгендә, бихисап чишмәләр илендә урнашкан Баек авылыннан Бөек Ватан сугышына лачындай 173 ир-егет киткән. Алар илебезне дошманнан азат итү өчен, үз-үзләрен аямыйча, фидакарьләрчә көрәшә. Ни аяныч, 102се яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган ягына Җиңү белән кайткан 71 фронтовикның да бүген нибары икесе исән.

1925 елда Баек авылында туган Госманов Салих Госман улы 1943нче елның 1 гыйнварында фронтка җибәрелә. Мөслим районыннан бер вагон солдатны Ерак Көнчыгышка – Чита шәһәренә җибәрәләр. Май аена кадәр өйрәнүләр үткәннән соң, аларны фронтка озаталар. Салих Госманов Кырым якларында, Керчь шәһәре янындагы сугышларда катнаша. Иң авыры – ул җәяүле гаскәрләр составында хезмәт итә. Ничек кенә каты сугышлар барса да, өстән бомба-снарядлар яуса да, пулялар сызгырып торса да, туган ягы күңеленнән китми. Дошманны тар-мар итеп, тизрәк илгә кайту теләге белән фидакарьләрчә сугыша.1944 елның җәй урталарында, дошманны куып барганда Салих Госманов кинәт гөрселдәп җиргә ава. Күз аллары караңгылана, аңын югалта. Йөзе яраланып беткән, колаклары ишетмәскә әйләнгән солдатны иптәшләре хәрби госпитальгә озата. Хәрби табиблар бик көчле контузия алган Салихны туган җиренә җибәрергә дигән карарга килә. Сугыш бетәргә бер ел кала Салих Баекка кайтырга мәҗбүр була. Фронтта алган яралардан танымаслык булып үзгәргән Салихны күргәч, якыннары бер мәл югалып кала. Җан яралары, тән яралары турында уйлап торыр вакыт түгел. Фронтовик озакка сузмый колхоз эшенә чыга. Сугыштан соң авылны да торгызасы бар бит. “Иң үзәккә үткәне җитмәүчелек, юклык булды”, – ди Салих абый. Ләкин тормыш туктап тормый. 1947 елда Салих Госманов Бакалы районы Балыклы авылы кызы Нурдидәгә өйләнә. Алар икесе дә гомер буе колхозда намуслы хезмәт куялар. Нурдидә апа белән Салих абый дүрт балага гомер бүләк итәләр. Олы уллары Шәрипҗан һәм төпчекләре Мансур Азнакай шәһәрендә ПМКда эшли. Кызлары Гөлүзә – Азнакай шәһәренең уңган пешекчесе, Розалиялары озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсендә бухгалтер булып эшләде. Нурдидә апа белән Салих абый 63 ел бергә тату, тигез гомер кичерәләр. Ихата тутырып мал асрыйлар, тырышып дөнья көтәләр. 2010 елда Нурдидә апа бакыйлыкка күчә. Салих абый бүген ялгызы гомер итә. Балалары инде күптән лаеклы ялда. Атна саен Баекка кайтып, әтиләренең хәлләрен белеп торалар. Салих абыйның 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Әле үз-үзен йөртә алганга сөенеп яши 94 яшьлек ветеран. “Дөньялар имин булсын. Яңадан сугышлар күрергә язмасын!” – ди ул.

Ләйлә БАЯНОВА.Баек.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев