Баек авыл җирлеге бүген
Баек, Дусай, Сәфәр, Горбуновка авылларын берләштерүче җирлектә бүген 243 хуҗалык исәпләнеп, аларда 611 кеше яши.
9 хуҗалык күпләп терлек асрый. Крестьян-фермер хуҗалыклары игенчелек белән шөгыльләнә. 5 шәхси эшмәкәр җирлек эшчәнлегенә ярдәм итеп яши. Җирлектә Баек гомуми белем бирү мәктәбе, “Чулпан” балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, мәчет, полиция участогы, кибет, янгын сүндерү оешмасы халыкка хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев