Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабасы эзеннән – Германиягә кадәр

Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Сугыш ветераннары кимегәннән-кими бара. Балаларын сугыш тартып алган әниләр, ирләрен югалткан тол хатыннар  арабызда калмады диярлек. Ләкин хәтерләр уяу. Батыр сугышчыларның балалары һәм оныклары, якыннарын эзләп, хәрби архивларга, төрле җәмгыятьләргә бер-бер артлы хатлар юллый, социаль челтәрләрдә урнаштырылган исемлекләрдән туганнарын барлый. Шундый бер эзләнү тарихын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Мәкъсутов Нури (Нуриәхмәт) Әхмәт улы 1900 нчы елгы. Ул, укытучылыкка укып, Үрәзмәт һәм Мөшеге авылы мәктәпләрендә мөдир булып эшли. 1935 елда аны ялган донос буенча кулга алалар. Хатыны өч бала белән кала. Лагерьдан кайткач, Нуриәхмәт Таҗикстан якларына чыгып китә. Сугыш башлангач, 1942 елда фронтка китә. Аның турында озак еллар “сугышта хәбәрсез югалды” дигән хәбәр генә яши. Бәхеткә, аның Мәскәү өлкәсе Химки шәһәрендә яшәүче оныгы Әлфия моннан берничә ел элек бабасы (әнисенең әтисе) Нуриәхмәт Мәкъсутовның язмышын ачыклый алган. Көнбатыш Германия концлагерьларда үлгән әсирләрнең исемлеген игълан иткәннән соң гына таба ул бабасы турындагы төгәл мәгълүматларны. Рядовой Нуриәхмәт Мәкъсутов 1942 нче елның 22 маенда Харьков шәһәре янында әсирлеккә эләгә. Совет хәрби әсирләре белән шталаг-326 VI-K лагеренда газап чигә һәм 1948 нче елның 15 августында вафат була. 
Әлфия Исанбаева-Крюкова, тормыш иптәше белән Германиягә барып, элеккеге концлагерь янындагы каберлектә бабасының каберен эзләп таба. 
– Бабамның улы Рәфхат абыйның да безнең белән бик тә барасы килгән иде дә, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде. Ул – 2016 елның гыйнварында, әниебез шул ук елның ноябрь аенда вафат булдылар. Ишетүемчә, Мөслимдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә күтәрелгән һәйкәлне яңартачаклар икән. Анда бабабыз Мәкъсутов Нури Әхмәт улының да исеме кертелсен иде, – дип үтенә Әлфия ханым Мөслимдә яшәүче туганы Әсхәт Мәкъсутовка язган хатында. Шунда ук бабасының әсирлектә үлүе турында сөйләүче хәрби документларның күчермәләрен дә җибәрә.
Рәсемдә: Әлфия Исанбаева-Крюкова Германиядә бабасының кабере янында.

Әлфинур Ногманова.
Фото – Әлфия Исанбаева-Крюкованың гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев