Авыру таралмасын
27 февраль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, аучылар, баш табиб, авыл җирлекләре башлыклары, этләрне аулау хезмәте, Роспотребнадзор һәм гигиена үзәге вәкилләре катнашында район санитария-эпидемиягә каршы комиссия утырышы үтте.
Анда сүз кыргый һәм йорт хайваннары арасында котыру авыруы очраклары раслануга бәйле гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында, Яңа Усы авылында ачыкланган котыру авыруы буенча үткәрелгән чаралар турында. Комиссия авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу, хуҗасыз хайваннарның санын көйләү, төлкеләр санын киметү, уңышсыз пункт чикләрендә профилактик эш башкару, чүп һәм азык калдыкларын утильләштерүгә һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы карар кабул итте.
Фото Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев