Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Торыш

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Торыш авылы Мөшеге елгасы буенда урнашкан. Район үзәге Мөслимнән төньяк-көнчыгышка таба 18 км ераклыкта. 1904 ел башында хәзерге Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы кешеләре тарафыннан нигез салына. 1913 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет (1929 елда аның бинасы клуб итеп үзгәртелә) һәм мәктәп эшли.
1920 елга кадәр Торыш авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. Хәзерге вакытта районыбызның Симәк авыл җирлегенә карый. 
1931 елда авылда “Торыш” колхозы оеша. Аның беренче рәисе – Х. Гыйльфанов. 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы составына керә. 1994 елдан – “Алга” коллектив предприятиесендә. Халык игенчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 
Авылда  клуб (1929 елдан, 2000 елда яңа бина төзелә), “Данияр” мәчете эшли. Клуб каршында “Язгөл” хореографик коллективы (2013 ел), “Сәхнә” театр коллективы (2013 ел) эшли. 
1913 елда Торыш авылында 355 кеше яши. 1938 елда – 506 кеше, 1949 елда – 446, 1979 елда – 370, 2002 елда – 215, 2017 елда 149 кеше. 
Бүгенге көндә Торыш авылында 144 кеше яши дип исәпләнә.   
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев