Авылым тарихы. Ясная
Минем паспортны кулларына тоткан һәрбер кеше, “Туган урыны” дигән юлны укып, “Бу авыл кайда соң?” дигән сорауны бирә.Тормышның ачы җилләре кагылып, җир йөзеннән югалган туган авылым белән сезне дә таныштырырга булдым.
1927 елның декабрь аенда Большевик Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең XV съезды уза. Әлеге съезд авыл хуҗалыгын коллективлаштыру турында карар кабул итә. Тарихка шулай колхозлар белән беррәттән күмәк хуҗалыклар (товарищество по обработке земель – ТОЗ, сельхозяйственная артель – СХА, сельхозяйственная коммуна – СХК кебекләр) кереп кала.
Ясная авылына (Коммуна, Ясная Коммуна дип тә йөртелә) 1929 елны нигез салына башлый. Яңа Усы авылының бертөркем керәшен хуҗалыклары, тәвәкәлләп, яңа җиргә – Үрнәк су буена (Казанчы елгасы) якты аланга урнаша. Шуңа күрә исемен дә Ясная дип атыйлар. Беренчеләр булып оешып, Николаев Демьян Герасимовичның, бертуган Григорьев Павел һәм Михаил Степановичларның, Алексей Романовның, Тазов Иван Ивановичның, Никоновларның, Шадрин Захар һәм Василий Захаровичның, Николай Шишкинның гаиләләре күчеп килә. Бу күченүнең сәбәбе – чәчүлек җирләренең, басуларның ерак булуы.
Авыл Яңа Усы авылыннан көньякка таба – 4 чакрым, басу юлы белән тоташкан район үзәге Мөслимнән 8 чакрым ераклыкта була. Башка авыллардагы колхозлардан аермалы буларак, монда коммуна оеша. Авылны икенче төрле Коммуна дип тә йөртә башлыйлар. Барлык хуҗалыклар малларын коммунага тапшыра, аларны бергә карыйлар. Ашханә оештырып, шунда пешереп, бергә ашыйлар. Азык гаилә составына карап бүленә. Балалар яслегә, бакчага йөри. Үз көчләре белән барак тибындагы йортларны, аерым шәхси хуҗалыкларны торгызалар. Авыл кешеләре иген иккәннәр (арыш, бодай), бәрәңге үстергәннәр. Коммунаның яшелчә бакчасында кыяр, шалкан, кәбестәдән зур уңыш алынган. Сарык, дуңгыз, сыер фермалары булдырганнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Ат җигеп, җир эшкәрткәннәр, хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын күмәкләп эшкәртеп утыртканнар, тырмалаганнар. Һәр йортта алмагач, яшелчә үстергәннәр. Бакчаларында кыяр-помидорлар үстерүдә күрше-тирәләрне хәйран калдырганнар. Авыл халкын тырыш, хезмәт сөючән, тырнак белән кое казучылар, дип характерлыйлар усылылар. Бар эшне дә башлап йөрүче, беренчеләрдән үзләштерүче, ахырынача җиткереп эшләүчеләр буларак та истә калганнар. Үз хезмәтләренең нәтиҗәләренә сөенгән ачык, аралашучан халык күңелле тормыш алып барган.
Авыл бер генә урамнан тора. Шәхси йортларда кибет, медпункт, дүрт еллык мәктәп ачыла. Укытучы Прокопий Кононов үз йортында балалар укыта. (Яраланып, сугыштан аяксыз кайткач, 1943-1944 уку елында Усы мәктәбе директоры итеп билгеләнә; яралардан 1944 елда үлә). Коммунаның беренче рәисе итеп Демьян Николаев (1899-1959) сайлана. Яшьләр “Кино тавы” дигән урынга кичке уенга җыелган, гармун-баяннарда уйнап, күңел ачканнар.
Коммуна булып авыл озак яшәми. Репрессия чаралары нәтиҗәсендә 1932 елда таза тормыш алып барган сигез кешене, “кулак” дигән тамга тагып, хөкемгә тартканнар, бер төн эчендә читкә сөреп, озак срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озатканнар. Шул исемлектә Николай Шишкин, Павел Григорьев, Алексей Петров, Матвей Шадрин, Михаил Григорьев, Михаил Кононов һ.б. була. 1937 елгы хуҗалык кенәгәсендә Ясная Коммуна авылында 41 хуҗалык теркәлгән. Барлыгы 244 кеше: 128 ир-ат, 116 хатын-кыз яши.
Колхоз оеша. 1938-1939 елгы документларда “Коммуна” сүзе кулланылмый башлый. Хуҗалык сыер-сарык, ат, дуңгыз, каз-үрдәк, тавык асрау белән шөгыльләнә.
Бөек Ватан сугышы башланганда авылда 41 хуҗалык була. Сугышка авылдан 58 кеше, шул исәптән 6 хатын-кыз китә. Алар – Ольга Шадрина (Мәгубә Сыртланова эскадрильясендә 46нчы авиация полкында метеоролог булып хезмәт итә), Лидия Петрова, Александра Николаева, Елена Григорьева, Антонина Кононова, Пелагея Петрова. 40 кеше яу кырында ятып кала. Сугыш вакытында колхоз рәисе булып – Рәшидә Нуретдинова, аннан соң Закиров, Хафизов эшли. 1945нче елның 20 ноябренә Ясная авылында 39 хуҗалык һәм 141 кеше исәпкә алына.
Колхозларны эреләндерү кампаниясе башлану сәбәпле, Ясная авылы 1954 елда Яңа Усы авылына кушыла. Ул чорда анда “Первомай”, “Зар Усы”, “Крәш. Усы” колхозлары, “РККА”, “Коммуна Ясная”, “Үрнәк” авыл хуҗалыгы артельләре эшли. 1961 елда барысын берләштереп, колхозга XXII партия съезды исеме бирелә. Моңа сәбәп – Ясная авылының алдынгы дуңгыз караучысы Хлюпина Екатерина Павловнаның партиянең шул съезды делегаты булуы һәм Ленин ордены белән бүләкләнүе.
1950-1960 елларда авылда 1-4 сыйныфларны озак еллар Галина Никонова-Чинаева, Николай Никонов белән Тәскирә Чинаева укыта. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балалар укуларын Яңа Усы авылына йөреп дәвам итә. Китапханәдә Нурдидә апа белән Нуриәсма апа эшләгән. Медпунктта Ольга Николаева шәфкать туташы булып пенсиягә киткәнче эшли. Василий Шадрин счетовод булып – башта Ясная авылында, соңрак Үрнәк авылында хезмәт иткән.
Әкренләп социаль пунктлар бетерелү, ябылу сәбәпле, Коммуна авылы, шулай ук тату гына аралашып яшәгән терәлеп торган күрше Үрнәк авылы да тарала башлый. Иң беренчеләрдән булып 1957 елда Коммунага нигез салучыларның берсе Демьян Николаев гаиләсе белән Себер якларына күченеп китә. 1969 елны Николай Петров гаиләсен Яңа Усыга күчерә. Бу күченү дулкынын барлыкка китерә, авыл тормышына тискәре йогынты ясый. Күп еллар авыл халкы эшкә Яңа Усыга йөри. Ун ел эчендә Үрнәк белән Ясная авыллары халкы төрле төбәкләргә таралышып бетә. 1979 елда соңгы булып авылдан Георгий Шадрин кузгала.
Ясная Коммуна авылы бары тик 50 ел яшәп кала. 1929-1979 елларны берләштергән 50 еллык авыл тарихы ябыла.
Галина Романова,
керәшеннәрнең җирле бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев