Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Үрәзмәт

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Үрәзмәт авылы Сикия елгасы буена урнашкан. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка таба 39 километр ераклыкта. Архив документларында 1753 елдан башлап телгә алына, әмма 1735 елда нигез салынган булырга мөмкин. Ул елны Бүләр волосте килешү буенча берничә ясаклы татарны кабул итә, алардан 8 сум күләмендә түләү алына. Яңа күченеп килүчеләр ел саен салым рәвешендә 1 сум түләргә тиеш була. Шартлар үтәлгән очракта күченеп килүчеләр үзләрен тулы хокуклы авыл кешесе итеп тоя алган. 
     Өченче ревизия (1762) мәгълүматлары буенча Үрәзмәт авылында 46 типтәр ир-ат яшәгән (башка милли төркемнәр турында мәгълүматлар юк). Минай Бикбауов Бүләр волосте старшинасы итеп сайлана. Үрәзмәт Йосыпов шул ук волостнең икенче старшинасы була. Аның исеме 1760 елгы документта искә алына. Бәлки, бу кеше авылга нигез салучы булгандыр. Үрәзмәт авылы халкының күпчелеге Емельян Пугачев җитәкчелегендә хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәштә катнаша. 
       Бишенче ревизия (1795 ел) материалларыннан күренгәнчә, халыкның күпчелеген типтәрләр тәшкил итә (93 ир-ат), калганнары (30) – башкортлар. Һәр ревизия саен халык санының артуы күзәтелә. 1870 елда 114 хуҗалык исәпләнә. Авылда бер мәдрәсә, мәктәп, су тегермәне эшли. 
     1897 елда Россиядә беренче тапкыр гомуми халык санын алу үткәрелә. Аның мәгълүматлары буенча авылда 365 ир-ат, 381 хатын-кыз яши. ХХ гасыр башында Үрәзмәт Әмәкәй волостенең чагыштырмача эре торак пункты санала. 
       1913 елда авылда ике агач мәчет эшли. Беренчесендә –  Мөхәммәтлатыйф Гәбделхәмидов, икенчесендә Әхмәтшакир Әхмәтҗанов имам-хатыйп була. Беренче мәчеттә ир-егетләр өчен мәдрәсә дә эшли. 1912-1913 уку елында мәдрәсәнең ике укытучысы 50 шәкерткә белем бирә, мөдир булып Габделфәттах исемле кеше эшли. 
      Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары чорында күпчелек ирләрне фронтка алалар. Авылда яшәү кыенлаша. 
1920 елга кадәр Үрәзмәт авылы Уфа губерниясенең Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – Татарстан АССРның Минзәлә кантоны. 1930 нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 нче елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 нчы елның 10 октябреннән – Мөслим, 1963 нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан янә Мөслим районы составында. 
      1929 елда башланган коллективлаштыру Үрәзмәт авылын да читләп үтми. Гыйлмеҗиһан Ханнанова, Хәйретдин Фәрхетдинов, Мансуров, Мәхмүтов исемле кешеләр күмәк хуҗалык төзүдә актив катнаша. 1950 елда Үрәзмәт, Бүләк, Сикия, Үрәзмәт-Чишмә авыллары К. Маркс исемендәге колхозга берләшә. 
        Үрәзмәт авылында беренче мәктәп 1923 елда Хәйретдин Фәрхетдинов йортында ачыла. Укыту яңача алып барыла. Шулай ук Ситдыйк һәм Арслан бай йортларында да укыталар. 1932 елда авылда – тулы булмаган урта мәктәп, 1954 елда урта мәктәп ачыла. 1969 елда 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлый. 
      1930 елда Арслан Биктимирев йорты урынында беренче агач клуб бинасы төзелә. 1964 елда 320 урынлык яңа клуб салына, шунда ук китапханә дә эшли. 2016 елда авылда мәчет, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибет эшли. Халык башлыча кырчылык, сөтчелек белән шөгыльләнә. 
      Бүген Үрәзмәт авылында 200 кеше яши. 
      Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
      Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 
      Фото Туган як музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев