Авылым тарихы. Рус Смыловка
“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.
Иске Смыловка (Рус Смыловкасы) авылы район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 17 км ераклыкта урнашкан. Ул – Башкортостан Республикасы белән чиктәш. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостенә кергән. 1920 елдан – Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында. 1930 нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районына керә. Авыл Смыловка елгасы ярында калкулыкта урнашкан.
Авыл ХVIII гасырның 70 нче елларыннан билгеле. Аңа Казан губернасыннан шул исемдәге авылдан күченүчеләр нигез салган. 1870 нче елгы материаллардан күренгәнчә, ул вакытта Иске Смыловка авылында 36 хуҗалык булып, аларда 210 кеше яшәгән. Авылда су тегермәне эшләгән. Халык игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән, чабата үреп, чана ясап, күн аяк киеме тегеп көн күргән. Җир биләмәләре алпавыт Ольшевскийныкы булган.
ХIХ гасырда елга ярында көндәлек товарлар – савыт-саба һ. б. җитештерүче завод төзелә. Заводта эшләүчеләр шушы якларда төпләнеп кала. Аларның балаларын – “завод кешеләре” дип, ә авылны “Заводишко” дип йөрткәннәр.
Авыл халкы биек урында үз көче белән мәчет сала, аның манарасы булмый. Совет власте елларында мәчетне мәктәпкә һәм клубка әйләндерәләр.
Бу якларда колхозлар 1929 елларда оеша башлый. Беренче колхоз “Малиновка” исемен йөртә. Аның беренче рәисе Волгин Парфил Егорович була. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек, сарыклар, дуңгызлар, казлар асрыйлар. Сугыштан соң колхозда фронтовик Тихонин Василий Степанович рәислек итә. 1950 елда күмәк хуҗалык составына Островка һәм Иске Смыловка авыллары керә, аның исеме “Новая жизнь” дип үзгәртелә. 1961 елда хуҗалык – “Новый путь” колхозы (Рус Шуган) белән, 1964 елда “Маяк” колхозы (Олы Чакмак) белән берләшә. 1981 елда Островка, Тат. Смыловка, Рус. Смыловка авыллары, “Маяк” колхозы составыннан чыгып, “Нектар” совхозы булып оешалар.
Бөек Ватан сугышы елларында авылда халык саны бик нык кими. Иске Смыловкадан фронтка 62 кеше китә, шуларның нибары 33е генә туган ягына әйләнеп кайта ала.
1949 елда беренче җидееллык мәктәп ачыла. 1960 елда ул ябыла, һәм балалар күрше Тат. Смыловкага һәм Башкортостанның Нагайбак авылына йөреп укый. 1973 елдан 1985 елга кадәр клубта мөдир булып Александра Ускова эшли. Александра Ивановна колхозда бригадир һәм кладощик вазыйфасын да башкара. Ул бүген дә Иске Смыловка авылында яши, авыл тарихын барлый. Сугышта катнашучыларның исемлеген дә ул төзегән. 2015 елда ачылган обелискта ул җыйган исемлек язылган. Александра Ускова авыл кешеләре исемлеген дә төзегән.
Бүген Иске Смыловкада 21 кеше яши. Азык-төлек һәм көнкүреш товарларын автолавка белән алып килеп саталар. Фельдшер-акушерлык пункты юк. Өч авылга – Тат. Смыловка, Иске Смыловка һәм Островка халкына медицина ярдәмен Тат. Смыловка авылы фельдшеры Резеда Хәмидуллина күрсәтә. Биредә ул 1982 елдан бирле эшли. Узган ел лаеклы ялга чыкса да, бүгенге көнгә кадәр хезмәтен ташламый.
Авыл янындагы басуларны фермер Владимир Усков эшкәртә.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова алып бара.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев