Авылым тарихы. Мәлләтамак
Бөек Ватан сугышы башлану белән корал тотардай ир-егетләрләр фронтка китә. Колхозның 60 аты да сугышка озатыла. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын күтәрү, хуҗалыкны аякка бастыру өчен колхозларга җитәкче итеп белемле, сәләтле кешеләрне куялар.
Мәлләтамак авылының барлыкка килүе һәм анда беренче кешеләрнең урнаша башлавы 16 нчы гасыр ахыры, 17 нче гасыр башларына туры килә. Мәлләтамак авылына беренче кешеләр килеп утырганда, ул тирәләр үтә алмаслык куе урманнар, әрәмәлекләр белән капланган була. Урал һәм Идел буендагы халыклар, үзләренең яши торган җирләрен ташлап, төрле якларга күченгән бер чорда, Давыт һәм Садыйк дигән кешеләр җитәкчелегендәге сигез гаилә хәзерге “Мунчала” һәм “Балыкчы” дип аталган күлләрдән бер чакрым көньякка – Тамьян тавы кырына Ыкка каршы килеп урнашканнар. Шунда йорт һәм каралтылар салганнар. Монда 3-4 ел торганнан соң, Ык суының ташуыннан җәфа чигеп, хәзерге Мәлләтамак авылының Нурулла Миңнуллин, Хөснулла Миңнуллин, Нәзир Шәйдуллин, Авзал Хөснетдинов, Мөхетдин Шиһапов,Фәрит Сәлахов яши торган планга күчеп утырганнар. Бу тирәләргә килүчеләр, Мәллә елгасының югарыгы агымы буйлап, башка урыннарга да күчеп утыра башлаганнар. Тулы сулы елганы күчеп килүче гаиләләрнең кабилә башлыгы исеме белән – Мәллә елгасы дип, ә елганың коя торган урынындагы авылны Мәлләтамак дип атаганнар. Мәлләтамак игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен уңайлы урынга урнашкан. Илдә Пугачев җитәкчелегендә крестьян восстаниесе күтәрелгәч, аны бастыруда үзенә ярдәм иткән югары вәкилләренә патша хөкүмәте бүләкләр вәгъдә итә: җир өләшә, аерым кешеләргә дворян дәрәҗәләре бирә. Безнең тирәдәге крестьян чуалышларын бастыруда актив катнашкан Башкортостанның Стәрлетамак тирәләрендә яшәгән үтә реакцион Шәрип дигән кешене (ул вакытта татарларны фамилиясе белән йөртмәгәннәр), генерал дәрәҗәсе биреп, Мәллә елгасының уң як яры буендагы уңдырышлы җирләрне бүләк итеп бирә. Шәрип гаиләсе һәм якыннары белән шунда күчеп урнаша. Авылны, ул үлгәннән соң, Мәлләшәрип дип атый башлыйлар. Авылга башка җирләрдән, Казан якларыннан күчеп килүчеләргә зур булмаган җир участоклары бирелә, аны аерым дәфтәргә теркәп барганнар. Вакытлар үтү белән, дәфтәр дигән сүздән чыгып, шушы кешеләрне “типтәрләр” дип атый башлаганнар.
XIX гасыр ахырларында патша хөкүмәте илдә җан исәбе алу үткәрә. Шушы “ревизия” вакытында патша хөкүмәте землемерлары авылга башта күчеп килгән Мәлләшәрип кешеләрен, шулай ук Мәлләтамак авылының хәзерге мәчет чокырыннан алып түбән очка, Ык елгасына таба урнашкан халыкны “башкорт”лар дип атый. Бу катламга зур җир мәйданнары бирәләр. Землемерлар, авылның калган өлешен, мәчет чокыры дип атала торган чокырга кадәр – “казан” кешеләре, ә мәчет чокырыннан хәзерге Н. Шәмсетдинов, М. Газизуллин яшәгән урынга кадәр өлешен “типтәрләр” дип атап, һәрберсенә җирләрне аз калдырып, хәтта зиратны да аерым бүлеп киткәннәр. Җан исәбе алган вакытта Мәлләтамак авылы Уфа губернасы, Минзәлә кантоны, Ирәхтә волосте дип үзгәртелә. Мәлләшәрип, авылының төньяк өлешенә бина салдыра, Ирәхтә волостен шунда урнаштырганнар. Бу волостька Мөслим, Метрәй, Вәрәшбаш, Каенсаз, Татар һәм Рус Шураннары, Иркәнәш, Түбән Табын, Тегермәнлек, Тугаш, Тамьян, Тойгельде, Ташлыяр, Рангазар, Азалак, Чакмак һәм Шуган авыллары кергән. Мәлләтамак авылы өч мәхәлләгә бүленеп, өчесенең дә мәчете була. Башкортлар очында – Батыр һәм Нигъмәлгата, югары оч типтәр мәхәлләсендә – Минһаҗ, Мәлләшәрип ягында Әшрәпҗан муллалык иткән. Мәлләтамак авылы крестьяннары революциягә кадәр бик ярлы яшәгән. Авылда 130-140 хуҗалык булып, шуларның күпчелегенең атлары, унлап хуҗалыкның җирләре бөтенләй булмаган. 1895 елларда Казан губернасының көньяк-көнчыгыш өязләрендә яшәүче татарларны чукындыру максатында үзенең бертөркем кешеләре белән миссионер килә һәм кешеләрне чукындыра башлый. Халык куркуга төшәМиссионерны тотып алалар һәм чак кына аты-ние белән Мәллә елгасына ташламыйлар. Коты алынган миссионер Табын ягына чыгып кача һәм Минзәләгә барып җитеп, Уфага хәбәр итә. Уфадан атлы команда килә. Крестьяннарның кош-кортын, мал-туарын, язгы чәчүгә әзерләгән орлыкларын талап бетерәләр.
1917елгы Октябрь революциясеннән соң, Н. Фролов һәм Ф. Иванов инициативасы белән волостьта митинг үткәрелә. Анда беренче рәис итеп Д. Әхмәтов сайлана. Крестьяннарга җир бүлеп бирү өчен махсус комиссия төзелә.1918 елда гражданнар сугышы башлану белән 100 кешедән иреклеләр отряды төзелә. Аның составында Мәлләтамактан С. Шиһапов, С. Нуриев, С. Вәлиев, В. Әгъләмов, Б. Шәрифуллин, М. Йосыпов була. Октябрь революциясеннән соң Мәлләтамак территориясендә ике авыл Советы оештырыла. Аларның беренче рәисләре М. Шәрәфиев һәм Г. Галиев була. Совет властен ныгытуда комсомоллардан В. Шәрифуллин, Җ. Гарифуллин башлап йөри. 1917 нче елның декабрь аенда фәнгә нигезләнгән башлангыч мәктәп ачыла. Г. Җәләлов һәм Ш. Камалов авылның беренче укытучылары була.
1930 нчы елның мартында Мәлләтамак һәм Мәлләшәрип авылының 28 хуҗалыгы “Кызыл Октябрь” колхозына берләшәләр. Аның беренче рәис итеп Ситдыйк Вәлиев сайлана. Әртилне оештыруда авылның беренче комсомоллары, партия әгъзалары Фәүзетдин Нәҗмиев, Галимҗан Таҗиев, Гыйлаҗетдин Нуретдинов, Ильяс Закиров, Миңнеәхмәт Әлмиев, Фәйзерахман Рахманов, Борһан Гаффаров, Нәбиулла Хәбибуллин активлык күрсәтә. Авыл хуҗалыгын үстерү максатында авылга егермебишмеңче – Баку шәһәре эшчесе Мехәммәтҗан Байбиков килә. Соңыннан аны колхоз рәисе итеп куялар. Беренче язгы кыр эшләре 40 баш эш аты, 18 тимер сабан, 42 данә агач тырма ярдәме белән башкарыла. 1931 елның язында авылда беренче трактор күренә. Мәлләтамак авылында тракторчылар әзерләү курсының филиалы эшли. 1933-1934 елларда “Кызыл Октябрь” колхозы басуында Мөслим МТСының 2 тракторы, 6 чәчкече, 3 уру машинасы, 1 ашлык сугу машинасы эшли. Беренче ашлык сугу машинисты Г. Хәйдәров була. 1934 елның язында авыл нигездә коллективлашып бетә. Ул елларда колхоз белән Вәҗетдин Әгъләмов, 1934-1935 нче елларда – В. Диммөхәмәтов, 1935-1936 елларда – Г. Нуретдинов, Тугаш авылыннан М. Нәсифуллин җитәкчелек итә.
1937-1938 елларда колхоз ныгый. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12 центнер уңыш алына. Колхоз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән корал тотардай ир-егетләрләр фронтка китә. Колхозның 60 аты да сугышка озатыла. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын күтәрү, хуҗалыкны аякка бастыру өчен колхозларга җитәкче итеп белемле, сәләтле кешеләрне куялар. “Тукай” колхозына рәис итеп – Сәет Юнысов, “Кызыл Октябрь” колхозына Хантимер Хәмидуллин сайлана. 1951 елда ике колхоз берләштерелә. Рәис итеп Хантимер Хәмидуллин сайлана. Бу чорда гараж, склад, терлек тораклары, 12 башня төзелде. 320 урынлы урта мәктәпкә нигез салына. 1963 елның июненнән хуҗалык белән М. Хәсәннуриев җитәкчелек итә башлый. Мәктәп, мәдәният йорты төзелә.
1967 нче елның 20 ноябрендә “Кызыл Октябрь” колхозына рәис итеп Дүсил Шәкүров сайлана. Ул эшләгән елларда механик мастерской, 20 автомашина һәм трактор өчен гараж, боларны җылыту өчен газ корылмасы төзелә. Ул елларда дуңгыз тораклары, механикалаштырылган азык цехы файдалануга тапшырыла. Җитмешенче елларда мөгезле эре терлек тораклары сафка баса. 1971 елда ябык ындыр табагы, “ЗАВ-20” эксплуатациягә бирелә. Шул ук елны “АВМ-04” агрегаты печән оны әзерли башлый. 1982 елда 800 баш терлеккә исәпләнгән комплекс төзелеп бетә. Колхозчылар өчен нарат йортлар төзелә башлый, 18әр квартиралы ике йортка һәм административ бинага нигез салына, 80 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырыла.
1987 елдан хуҗалык белән И. Талыйпов җитәкчелек итә. Төзелеш эшләре дәвам итә: җылылык трассасы, механизаторлар, терлекчеләр йорты, сарыкчылык фермасы реконструкцияләнә, печән һәм ашлама складлары, бозаулар торагы, сыерлар өчен җәйге лагерь, хуҗалык эчендә асфальт юл, силос башнясы, мәчет, Нарат Асты авылында кибет һәм ясле биналары төзелде. Авылдашларыбыз өчен иң куанычлысы Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары газлаштырылды.
1994 елда “Кызыл Октябрь” колхозы “Мәлләтамак” коллектив предприятиесе итеп үзгәртелде. Аның исәбендә 1940 баш мөгезле эре терлек, 944 баш сарык, 1914 баш дуңгыз, 83 баш ат, 3443 гектар җир була.
2003 нче елның 3 нче октябрендә “Чаллы икмәге” ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры – чыгышы белән Мәлләтамак авылыннан булган Рафаэль Юнысов инициативасы белән “Родные края-Туган як” агрофирмасы төзелде. Агрофирма Мөслим районының – Мәлләтамак, Нарат Асты, Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Тугаш авылларын, Сарман районының – Саклаубаш, Өчөйле, Минзәлә районының Благодаровка авылларын берләштерә. “Мәлләтамак” бүлекчәсе җитәкчесе итеп элекке авыл советы рәисе Расих Бакыев, Нарат Асты бүлекчәсе җитәкчесе итеп Раиф Хатыйпов билгеләнә.
2004 елда Мәлләтамак авылында Сөләйман мәчете төзелә һәм дин дәресләре укытыла башлый. Шул ук елны Ык елгасы аша Мәлләтамак һәм Нарат Асты авылларын тоташтыручы капиталь күпер төзелә һәм файдалануга тапшырыла.
***
Мәлләтамак авылында беренче мәктәп 1905-1907 еллардагы революциядән соң салына. 1907 елда Чакмактан килгән мулла җитәкчелегендә Мәлләтамак авылының югары очында мәдрәсә ачыла. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәр укытыла. Бөек Октябрь революциясеннән соң, фәнгә нигезләнгән башлангыч мәктәп ачыла. Анда 40 бала белем ала. Газдалый Җәләлов белән Шәриф Камалов авылның беренче укытучылары була. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан мәҗбүри башлангыч белем бирү турында закон кабул ителгәч, укытучылар саны бермә-бер арта. 1932 елда элекке кулак йортларыннан 170 урынлы мәктәп салына. Шул ук елны җидееллык белем бирүгә күчелә. Мәктәптә барлыгы 765 укучы белем ала. Мәктәп директоры Камал Шәрипов була, соңыннан аны, халык дошманы итеп, кулга алалар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Әгъзам Хафизовны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Бу чор эшләү өчен дә, яшәү һәм уку өчен дә иң кыен чорлар була. Сугыш тәмамлангач, фронтовиклар кайта башлый. Тугаш егете Хәмит Әхмәтов мәктәпкә укытучы булып кайта. Озакламый аны мәктәп директоры итеп куялар. Аны Күбәк урта мәктәбенә директор итеп күчергәч, фронтовик Шамил Шакировны директор итеп куялар. “Кызыл Октябрь” колхозы экономик яктан ныгыгач, хуҗалык исәбе белән яңа мәктәп төзелә. Ул 1964 елның көзендә эксплуатациягә тапшырыла. Яңа мәктәпкә директор итеп – Сарман районы егете Марс Антиповны, берничә елдан авыл егете Тәлгать Миңнехановны куялар.
Тарих укыткан һәм завуч булган Шамил Шакиров беренче мәктәп музеен ача. Бөтен коллектив белән музейны баету, бакча үстерү, спорт мәйданчыгы эшләү белән мәшгуль булалар. Берничә елдан соң, директор итеп кабат Хәмит Әхмәтовны билгелиләр. 1983 елга кадәр мәктәпне Г. Шәкүрова җитәкли. Аннары төрле елларда К. Гатина, Н. Ялалов, Н. Мәхмүтов, Ф. Сафиуллин, Р. Бакыева, Ф. Садертдинов, А. Шәйгәрдәнов директор була. 1997-1998 уку елында мәктәп газ белән җылытуга күчерелә.
Язманы Земфира Шәмсуллина тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев