Авылым тарихы. Баланлы авылы
“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучылар, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.
Баланлы авылы Баланлы елгасы – Ык елгасының сул кушылдыгы ярында, Мөслим авылыннан көньякка таба 17 км ераклыкта урнашкан. Авылга нигез ХVIII гасырда салынган. Исеме әйләнә-тирәдә балан куакларының күп булу белән бәйле. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, 101 хуҗалыкта 630 кеше яшәгән. 1896 елның статистика мәгълүматлары буенча авыл Александр-Карамалы волостенә кергән. Монда башкортлар һәм типтәрләр яшәгән. Алар припущенникларга һәм дәүләт крестьяннарына бүленгән.
1918 елда авыл мәдрәсәсендә Галимҗан Таймасов исемле кеше укыткан. 1925 елда Рус Шуган авылыннан сүтеп китерелгән йортны мәктәп итеп салалар. Соңрак аның янында тагын берничә бина салалар һәм мәктәп җидееллыкка әверелә. Мәктәп директорлары булып Гатифә Баязитова, Сәет Батырханов, Заһит Мәҗитов эшли.
1929 елда күмәк хуҗалык оештырыла. Аның рәисе итеп Габдулла Сөләйманов сайлана, соңрак аны Гарифҗан Гыйлфанов алыштыра. “Фордзон” маркалы беренче тракторны авылга Кыям Муллакаев алып кайта.
Бөек Ватан сугышына 186 Баланлы кешесе китә, шуларның 96сы яу кырларында ятып кала. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда Мәүлидә Кәрамова, Мотаһара Камаева тракторда эшләгән. Орденлы Сәгадәт Кәримов, Рәхилә Кашапова, Нурулла Сафин, Бикмөхәммәт Нурмөхәммәтов, Һидая Кашапова алдынгы хезмәткәрләр була.
1970 елдан мәктәп белән сугыш ветераны Миргалим Әюпов җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән 1982 елда заманча ике катлы мәктәп бинасы төзелә. Миргалим Әюпов директор булып 23 ел эшли.
Баланлы авылы халкы Социалистик Хезмәт герое Зәкәрия Кашапов, биология фәннәре кандидаты Зәнфирә Халитова, табиблар Вәдүт Хәйруллин, Лена Халитова, Сара Мансурова, Энҗе Халитова, тракторчы, ТАССРның өлкә советы депутаты Мөнәпбаха Харисова, һәвәскәр сынчы, рәссам Илисәй Имамов белән хаклы рәвештә горурлана.
Баланлы елгасына өч чишмә коя: Макар, Ак кое һәм Зирекле. Авыл янында Гаделбану күле һәм буа бар. Авылдан бер километр ярым ераклыкта урман башлана.
1998 елда мәчет ачыла. Бүгенге көндә авылда 291 кеше яши.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал һәм фото файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев