Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылыбызның шәфкать туташы

1979 елның гыйнвар ае. Тышта 40-45 градус суык. Төн уртасында кемдер ишек ша­кый. “Кем булыр бу?” – диеп ишекне ача Зөлфия туташ. “Әйдә тизрәк, минем хатын бәбәйли. Кайчы белән җебеңне ал! Йөгер тизрәк”, – ди ишек шакучы.

Авылда машина юк, трактор кабызырлык түгел. Ишегалдын­да чирле ат бар. Йөкле хатынны бала табу йортына шуның белән алып китә Зөлфиябез. Урамда оч­раган егет кая барулары белән кызыксына. Нәтиҗәдә, Зөлфия чирле ат белән сызага барып җиткәнче, егет айгыр җигеп ки­леп җитә. Йөкле хатынны җигүле айгырга күчереп, хастаханәгә ба­рып җитәләр. Әтисе килгәндә улы дөньяга аваз салган була. Фель­дшер Зөлфия Низамованың хезмәт юлы шулай башлана.

Зөлфия 1973 елның февралендә, Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, туган ягы­на эшкә кайта. Бераз эшләгәч, 1978 елның көзендә баш табиб Ильяс Хәбибуллин аны Яңа Карамалыга эшкә җибәрә. Ул вакытта авылда шәфкать туташы булмый. “Гоме­рем буе шушы авылда эшләрмен” дип уйламагандыр да, мөгаен. Ты­рыш, эш сөючән Зөлфия авыл хал­кы белән тиз арада уртак тел та­бып эшли башлый. Башта өч авыл­га – Покровка, Карл Либкнехт, Яңа Карамалыга хезмәт күрсәтә. Аку­шерка итеп Сәрия Мәҗитованы билгелиләр. Сәрия белән Зөлфия кулга-кул тотынып озак еллар эшлиләр.

Авыл медпункты бик кечкенә була, иңе-буе дүртәр метр. Зөлфия яңа бина төзетү турында хыялла­на. Мөмкинлеге дә килеп чыга. “Тырышкан табар, ташка кадар кагар”, диләр бит. 1985 елда яңа ФАП ачыла.

Авылдашларын хөрмәт итеп, олыны – олы, кечене кече итеп яши Зөлфия. Авыл халкының ышанычлы кешесе буларак, озак еллар депутат итеп сайланды. Көндәлек йомышларны, күп про­блемаларны чишәргә булышты. Шуңа да “безнең Зөлфия” дип йөртәләр аны. Коронавирус вакы­тында да үзен аямый чир белән көрәште ул. Һәрвакыт сәламәтлек сагында: иртә дими, кич дими, ял көннәрендә дә халыкка хезмәт күрсәтә, аларны дәвалый. Авыл халкы аннан бик канәгать.

Хезмәтендә хөрмәтле Зөлфиябез. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамота­ларына, элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатына, район башлыгының һәм баш табибның Мактау грамотала­рына ия ул. Районның иң яхшы фельдшеры исемен дә алды, төрле ярышларда да катнаша фель­дшерыбыз. Иң мөһиме – авыл халкының ихтирамын тоеп яши. Игелекле, эш сөючән, белемле һәм кешелекле булганы өчен ярата­быз үзен. Киләсе елга Зөлфиянең хезмәт юлы башлануга – 50, ә Яңа Карамалыда шәфкать тута­шы булып эшли башлавына 45 ел тула. Үз көчендә әле Зөлфиябез: эшен дә алып бара, концерт- спектакльләрдә дә катнаша. Без аңа киләчәктә дә уңышлар тели­без. Сәламәт булып, авылыбызда эшләсен иде әле ул.

Зөлфиянең кызлары да әниләреннән калыш­мый. Мәктәпне медаль белән тәмамладылар. Бер кызы Казан хи­мия-технология академиясендә аспирантурада укый. Кызларның икесе дә гаиләле.

Сәрмәдия Солтанова. Яңа Карамалы.

Фото – З.Низамованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев