Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Азат Хөсәенов – авылыбыз горурлыгы

Классташларының 45 елдан соң очрашуына кайткан композитор Азат Хөсәенов авылдашлары белән дә очрашырга булды. Әйе, без аны якташыбыз дип саныйбыз, чөнки Хөсәеновлар гаиләсе авылыбызда шактый озак яшәгән.

“Әлли-бәлли-бәү” программасы өчен музыкаль әкиятләр, 500 җыр, спектакльләрнең музыкаль бизәлеше, эстрада-симфоник оркестрлар өчен пьесалар һ. б. Болар – күренекле татар композиторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Азат Хөсәеновның иҗат җимешләре. Шуларга өстәп, Азат – оста хикәяче, музыкант һәм үз җырларын яхшы башкаручы. Кичә барышында без моңа кат-кат инандык.

Чара Азат Хөсәеновның “Мөслимем” җыры белән башланып китте. Залда бердәмлек һәм иҗади кызыксыну атмосферасы хөкем сөрә. Менә “имтихан” башлана. Өстәл артында “профессор” – кичәне алып баручы Миләүшә Филипова һәм “студент” – Азат Хөсәенов. Кунагыбыз билетлардагы сорауларның барысына да “бишле”гә җавап бирде. Җаваплардан без аның тормышы һәм иҗаты, Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә уку еллары, армия хезмәте, җырларны иҗат итү тарихы, гаиләсе, эше һәм башка бик күп кызыклы фактларны белдек. Әлбәттә инде, җаваплардан соң җырлар яңгырады: бер сорауга – ике җыр. Курай тавышы һәм гармун моңы белән дә хозурландык.

Азатның хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. Сәхнәгә шул чорда биредә директор булып эшләгән Наилә Демидова күтәрелде. Азат консерваториядә укыган чорда каникул вакытында эшләп алган икән. Элеккеге клуб хезмәткәрләре агитбригада белән комбайнчылар алдында, ындыр табагында, мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганнарын искә алды. Наилә Демидова, юбилее белән тәбрикләп, Азатның аккомпанементына җыр башкарды.

Район хакимияте исеменнән юбилярны иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов тәбрикләде һәм истәлек бүләге тапшырды. Композитор шулай ук Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романовадан һәм классташларыннан да бүләкләр алды. Азат үзе дә буш кул белән кайтмаган. “Гомерләр үтмәгән...” исемле китабын һәм дискын ул иң беренче тамашачысы Любовь Пискуновага һәм иң кызыклы сорау биргән Валерина Петровага тапшырды. Аннан соң якташыбыз авылыбыз турында җыр язарга вәгъдә итте, әмма сүзләре бездән булырга тиеш. Шулай булгач, дусларым, иҗат итегез!    

Композитор белән ике сәгать дәвам иткән очрашу бер тында үтте. Азат Хөсәеновның көйләре татар күңеленең киңлеген, рухының, традицияләребезнең көчен күрсәтте, шатлык һәм горурлык хисләре тудырды. Көйләр тыңлап кинәнгән рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән җавап бирде, кушылып җырлады, хәтта биеде.

Соңгы аккордлар яңгырады. Кичә тәмамланды. Әмма тамашачылар кайтып китәргә ашыкмады. Аларның горурлык һәм рәхмәт хисләре белән тулы аураны бозасылары килмәде. Азатка шундый искиткеч кичә өчен рәхмәтле калдык. Аңа уңышлар, бетмәс энергия, иминлек һәм сәламәтлек телибез. Туган авылыбызның гүзәллеге, инеш-сулары, җиләкле аланнары алга таба да аның илһам чыганагы булсын!
Марсила Бельтикова.

Яңа Усы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр иҗат азат хөсәенов