Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларны да кайгыртыгыз әле

Мин 1942нче елның 3 августында туганмын. Безнең балачак авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы ачлык елларына туры килде. 12 яшьләр тирәсендә генә туйганчы ипи ашый башладык. 7 классны тәмамлагач, колхозда эшли башладым.

Хуҗалыкта мин эшләмәгән бер эш тә калмады. Колхозлар чорында, эш авыр булса да, авыллар төзек, матур иде. Хәзер авыллар таралып бара, эш юк. Картлар мал асрый алмый, чисталыкны да саклап булмый. Авыл советының дәрәҗәсен күтәрделәр дә, дәрәҗә белән генә яшәп булмый шул. Авылда зират кырында зур чокыр бар, шуны тигезләү өчен бульдозер таба алмыйлар. Күмәргә кеше юк. Авыл советының тракторы булса, шуны тигезләр идек. Фермерларга кушсаң, акча сорыйлар. Авыл советының акчасы җитми. Зиратның 200 метр өлешенә койма тотылды. Узган ел су башнясын ясаганнар иде. Җыелган акча бу эшләргә дә җитеп бетми. 
Түбән Табында зур клуб һәм ике катлы идарә йорты бар иде, клубны сүтеп саттылар. Түбән Табын авыл советы да шунда урнашкан иде. Элеккеге мәктәп бинасында интернат-мәктәп эшли башлагач, авыл җирлеге һәм почта Югары Табынга күчерелде. Югары Табын безнең авылдан 7 км ераклыкта. Түбән Табында хәзер клуб та, почта да юк. Авыл җирлеген кабат Түбән Табынга кайтарсыннар иде. 
Авыллар бетеп бара. Безнең Тамьянга да күп калмады, яр авылның бәрәңге бакчаларын җимереп килә. Бер өч елдан урамга җитәр, мөгаен. Җитәкчеләр авыллар турында да уйласын иде. 
Наил Садриев. 
Тамьян. 
 
Хатка Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов аңлатма бирә: 
– Түбән Табын – иң зур һәм иң матур табигатьле авыл җирлекләреннән. Җирлеккә алты авыл керә. Аларда 345 шәхси хуҗалыкта 848 кеше яши. Эш яшендәгеләрнең күпчелеге җирлектәге “Туган як” агрофирмасында һәм ике крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя. 
Җирлекнең яшәешенә үзара салым акчасы уңай йогынты ясый. 2020 елда халыктан 473 мең сум акча җыелды. Хөкүмәт биргән субсидия белән 2 млн 365 мең сум булды. Әлеге акчалар кышын һәм җәен юлларны, урам утларын карап тотуга файдаланылды. Өч һәйкәлгә капиталь ремонт үткәрдек, өч авылда машина кую урыннары эшләдек. Зиратларга һәм хуҗасыз ихаталарга 800 метр койма койдык. Карт агачларны кисү, чүп үләннәре чабу кебек эшләр дә башкарылды. 
Башка еллардан аермалы буларак, узган ел һәр авылның җыелган акчасын үзенә генә тоттык. Тамьян авылы халкыннан җыелган үзара салым акчасын (дәүләт биргән субсидияне дә) тулысынча шушы авылга тоттык. Зиратка 200 метр койма коелды, юлны карау, хуҗасыз ихаталарны чистарту һ.б. 
Быелга планлаштырылган эшләребез дәвам итәчәк. Авыл кырындагы чокырны күмү дә бу елга каралган. Әлбәттә, техника белән проблемалар булгалый, бу очракта үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче техникалы кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Куанычлы яңалыгыбыз бар: халык соравы буенча Түбән Табында мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Киләчәктә авыл җирлеген һәм почтаны Түбән Табынга кире күчерү мөмкинлеге дә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев