Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыллар төзекләнә

Авыл җирлекләрендә барган ремонт-төзекләндерү эшләре нигездә хөкүмәт программалары хисабына башкарыла.

Авыл җирлекләрендә җыеннар бара. 24 август көнне җыеннар Яңа Усы һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннарда район җитәкчелеге катнашты.
Яңа Усы авылында халык җыены капиталь ремонт ясалган мәдәният йортында узды. Якты, заманча итеп төзекләндерелгән бинада җыелыш та күтәренке рухта барды. Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Шунысын әйтергә кирәк: җирлектә халык саны сизелерлек кимегән. Бүгенге көндә биредә 395 кеше гомер кичерә. Шуларның 77се – студентлар, 123е – пенсионерлар. Авыл җирлегендә төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, авыл клубы, китапханә, ФАП, чиркәү эшли, 7 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Эшләргә кеше булмау сәбәпле, авылдагы почта бүлекчәсе эшен туктатырга мәҗбүр булган. Авыл халкын азык-төлек һәм көндәлек ихтыяҗ товарлары белән шәхси эшмәкәр Алексей Пискунов кибете һәм пекарнясы тәэмин итә. Пенсия тарату һәм почта элемтәсе хезмәтен күрсәтү Бикмәч почтальонына йөкләнгән.
Яңа Усы мәктәбенә быел 25 укучы киләчәк. Шуларның икесе – беренче сыйныф балалары. Авыл икътисадының төп өлешен авыл хуҗалыгы, кече эшмәкәрлек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәшкил итә. Җирлектәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 174 мөгезле эре терлек бар, шуларның 83е – савым сыерлары. Кече эшмәкәрлек хисабына 42 кеше эш белән тәэмин ителгән. 
– Уртак көч белән өмәләр үткәрелде. Яңа Усы зиратында агачлар киселде. Бикмәч зиратына 360 метр озынлыкта койма коелды. Урамнарда үлән чабылды. Бачук чишмәсе территориясендә даими төстә җыештыру эшләре алып барабыз. Алдагы елларда Бикмәч авылы клубында җылылык системасын эшләргә планлаштырабыз, – диде Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
“Халык шушы җирлектә яшәве белән чын мәгънәсендә горурлана” дигән фикер белән киттек Яңа Усыдан.
Иске Карамалы авыл җирлеге биш авылны үз эченә ала. Җирлектә 480 хуҗалыкта 1035 кеше яши.
– Соңгы елларда авыл җирлекләре территорияләрендә башкарылган төзекләндерү эшләре турында сөйләү күңелле. Иске Карамалы авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск бар. Янәшәдә генә мәдәният йорты, кибетләр, торак пунктның мәдәни үзәге урнашкан. Җирлек халкы инициативасы белән 1 млн 700 мең сумга әлеге мәйдан төзекләндерелде. Быел обелиск янәшәсенә гаубица урнаштырылды. Янәшәдә генә балалар мәйданчыгы куйдык. 2018 елда Күбәк авылында да балалар мәйданчыгы ясалды, авылда тәрбиягә алынган кырыкка якын бала яшәвен исәпкә алсак, мәйданчык бик кирәк иде. 2019 елда Яңа Карамалы авылында да шундый ук балалар мәйданчыгы урнаштырылды, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Соңгы биш елда җирлектә 9 километрга якын авыл юллары, күперләр ремонтланган, ДРЛ лампалары урынына 140 данә светодиод яктырткычлар урнаштырылган. Быел Иске Карамалыда 100 метр тирәнлектәге артезиан коесы эшләнгән. Карамалы зиратына баручы юлның икенче өлешен ясау, Яңа Карамалы һәм Күбәк авылларында юлга гравий өстәү планлаштырыла. Иске Карамалы авылында участок амбулаториясе янында 40 машина сыярлык асфальт өслекле стоянка ясалган. Балалар бакчасы янында да парковка ясаганнар. Быел мәктәп янында да, җыйнак кына булса да, машина кую урыны булдыру планлаштырыла. Харрас Әюпов, Ләбиб Лерон, Наил Әюпов кебек танылган шәхесләрнең туган җире булган Түрештә авыл һәм танылган шәхесләр турында мәгълүмат бирүче баннерлар куелган, зиратның коймасы яңартылган.
Җирлекнең социаль учреждениеләре дә игътибардан читтә калмаган. Иске Карамалы балалар бакчасын коймалау өчен акча бүленгән, профнастил һәм тимер баганалыклар сатып алынган. Ата-аналар ярдәме белән койма коелган, тәрәзәләргә жалюзи куелган. Күбәк урта мәктәбенә 80 мең сумлык тавыш аппаратурасы алынган. Иске Карамалы мәдәният йортына 100 мең сумлык бию костюмнары тектерелгән. Яңа Карамалы авыл клубында 900 мең сумлык капиталь ремонт ясалган. Әлеге эшләр нигездә үзара салым хисабына башкарылган. Иске Карамалы имам-хатыйбы үзара салым акчасыннан мәчеткә дә өлеш чыгару үтенече белән чыкты. Район башлыгы мәчетләрнең халык карамагында булуын һәм әлеге мәсьәләне җирлекнең үзенең хәл итәргә тиешлеген искәртте. 

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев