Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыллар да кушылды

Районда ХХХ кышкы спартакиада уеннары кызганнан-кыза. Оешма-предприятиеләр арасында кабынган спорт ялкыны бу атнада авыл җирлекләренә дә күчте.  Шимбә көнне Мөслимдәге универсаль спорт залында халык саны 1 меңнән артык булган Түбән Табын, Тойгелде, Метрәй, Исәнсеф, Иске Карамалы авыл җирлекләре командалары көч сынашты.

Әйтергә кирәк, командалар иң көчлеләрдән санала. Тойгелде җирлеге 2014-2015 елларда спартакиаданың суперфиналында җиңү яулаган иде. Түбән Табын җирлеге командасы да район чемпионы исемен йөртә. Ә метрәйлеләргә соңгы ике елда тиңнәр булмады. Башка авыл җирлекләре ул көнне Рус Шуган, Вәрәшбаш, Яңа Усы зоналарында ярышты. 
Универсаль спорт залында спортчыларны район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов сәламләде, командаларга уңышлар теләде. Уеннар олимпия системасы буенча спортның җиде төре буенча үтте. Хатын-кызлар волейбол командалары арасында бәйге бик тә киеренке барды. Беренче очрашуда Түбән Табын командасы тойгелделеләрне зур аерма белән җиңде. Метрәй һәм Иске Карамалы волейболчыларының көчләре бердәй күренсә дә, уен метрәйлеләр җиңүе белән тәмамланды. Волейбол уенына судьялык иткән спорт мәктәбе тренеры Гөлназ Гыйздуллина командаларның көчле булуын, кызларның уен техникасын яхшы үзләштерүләрен ассызыклады. – 
Ярышларга әзерлекне күптән башладык. Авыл яшьләре, каникулга кайткан студентлар Тойгелде мәктәбе спорт залында күнегүләр үткәрде. Команда составында һәр төр уенга спортчылар тупланды, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев. 
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев та спартакиада башланганнан бирле спортзалда шөгыльләнүчеләрнең күзгә күренеп артуын әйтә: 
– Төнге сәгать 10нарга кадәр кеше өзелми. Оешма-предприятие спортчылары, гадәттә, бергә тупланып килә. Командаларның җиңүгә омтылышы көчле. 
Авыл җирлекләре командалары арасында Метрәй, Яңа Усы, Мәлләтамак, Вәрәшбаш җирлекләре командалары, үз зоналарында җиңү яулап, финалга чыкты. Финал ярышлары 29 февральдә узачак. Якшәмбе көнне оешма-предприятиеләр арасында биатлон һәм өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Биатлон буенча район үзәк хастаханәсе командасына тиңнәр булмады. Мәктәпләр командасы өстәл теннисы буенча җиңү яулады. 
Әлфинур НОГМАНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев