Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга фельдшерлар җитми

Районның сәламәтлек саклау оешмаларының киңәйтелгән коллегия утырышында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.Чарада район башлыгы Рамил Муллин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов үз чыгышында демографик хәлгә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларга тукталды.
– Табиблар белән тәэмин ителеш буенча соңгы сигез елда яшь белгечләр кайту хисабына уңай тенденция күзәтелә. Хәзерге вакытта авыл халкының сәламәтлеген саклау программасы буенча килгән 32 белгеч эшли. 2018 елда районда 156 бала туды һәм 325 кеше үлде. Якты дөньядан китүчеләрнең 127се – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 49ы – онкология, 24е – шикәр диабеты белән авыручылар. Шунысы аяныч: халык, үзенең сәламәтлеге өчен тулысынча медицина хезмәткәрләре җаваплы, дип уйлый. Кеше сәламәтлегендә аның туклануы да, нинди тормыш алып баруы да мөһим роль уйный. Физик активлыкның кирәгеннән түбән булуы, начар гадәтләр сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, – диде Рамил Морзаханов.
Коллегиядә чыгыш ясаган Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов авылларда сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый проблемалар булуын ассызыклады. Мәсәлән, Симәк җирлегендә биш авылга бер шәфкать туташы – Раушания Сафина хезмәт күрсәтә бүген. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда мәсьәләнең кабыргасы белән килеп басасы көн кебек ачык. Хезмәт хакының түбән булуы, яшәү урыны булмау да яшь белгечләрнең авыл җирлегенә кайтмавына сәбәп булып тора, дигән фикер дә җиткерелде сөйләшүдә. Күп авылларда медицина хезмәткәрләренең яше 50дән артып киткән. Алар пенсиягә чыккан очракта урыннарына лаеклы алмашчыларның булмавы да билгеләп үтелде.
– Райондагы демографик хәлгә бәя биреп, соңгы ун елда туучылар санының тотрыклы кимүе күзәтелә, дияр идем. Бу хәлне туктату һәм авыл җирлекләрендә халык санын арттыру максатында төрле программаларны гамәлгә ашыру, эшкә сәләтле, бала табу яшендәге мигрантларны җәлеп итү, күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, төзелеш өчен җир бүлеп бирү, финанс ярдәме күрсәтү дә файдага гына булыр иде, – диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков.
– Гомер озынлыгы күрсәткечләре, иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Безнең халык үз сәламәтлегенә бармак аша карарга ярата. Вакытында медицина күзәтүе, диспансерлаштыру үткән очракта, авыруларны иртә стадиядә ачыклау, дәвалау мөмкинлеге бар, югыйсә! Эш яшендәгеләрнең үлем-китемен киметү максатында участок табиблары аз эш башкармый. Йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклау – һәр участок табибы җаваплылыгында, – диде Рамил Муллин.
Коллегия утырышы күңелле нотада тәмамланды. Халык сәламәтлеге өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәт куйганы өчен гомуми практика табибы шәфкать туташы Шәрипова Рүзилә Фәрит кызы (рәсемдә),  фельдшер-лаборант Гайнетдинова Резеда Мирзаһидан кызы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Кашапова Кифая Наил кызы – ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатына, табиб-инфекционист Вагыйзов Рәшит Гаян улы район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Лилия Шәймиева.
Фото –  район үзәк хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев