Авылдашларым
1938 елда Нарат Асты авылында 389 кеше яшәгән.
Төлке картайса – койрыгын сөйри, кеше картайса – үткәнен сөйли, диләр. Мин дә үткәннәрне сөйлим әле. Сүзем Нарат Асты авылы турында.
Без үскәндә (бәлки элек тә шулай булгандыр), авылыбыз яз айларында утрауда калгандай була иде. Язгы ташуга кадәр күпер сүтелеп, ул су астында кала, ә Иске Вәрәш ягындагы юл, кышын кар көртләре астында калып, яз көне ат, машина йөри алмаслык хәлгә килә. Зәбир абыйның Мәлләтамактан килгән сөт машинасын ДТ тракторы белән Иске Вәрәш юлына кадәр тарттырып чыгарып куялар иде. Авылыбызның утрауда кебек яшәве сәбәпледер инде, авыл халкы “өстәгеләрдән” артык ярдәм көтеп тормыйча, үз башка яшәргә өйрәнгән. Авылдашларыбыз арба-чаналарны, көянтә, каз оялары, умарталарны үзе ясап, тимерчеләре авыл халкына нәрсә кирәк булса, шуны ясап биреп, колхоз техникасын да төзек то¬тып яшәде. Авылыбызның хәтта үз суды – “халык суды” бар иде. Бу суд¬та, гадәттә, гаилә ызгыш-талашлары, күрше белән күрше арасында булган төрле аңлашылмаучылыклар һәм башка шуның ише хәлләр тикшерелеп, гаеплеләргә штраф салынды. Штрафларның үтәлешен район суды контрольдә тотты.
Нарат Асты зур авыл булмаса да (80 йортлы авыл), 1970 елда биредә 334 кеше яшәгән. Иң күп кеше 1938 елда яшәве билгеле – 389 кеше. Хәзер 150 кеше яши. Авылыбызга “Ильич утлары” да 70нче елларда гына кертелде. Апаларыбыз дәресләрне керосин уты яктысында әзерли иде. Авыл уртасыннан электр баганалары өчен зур итеп чокыр казып чыктылар. Баганалар тиз генә утыртылмау сәбәпле, ул чокырларга яңгыр сулары тула иде. Бала-чагага рәхәт, уйнар өчен яңа мөмкинлекләр ачылуга куанабыз гына.
Багана утыртылгач, авылыбызның уңган егетләре – Гайнулла абыйлар, өйләргә тимер чыбыклар сузып, электр уты керттеләр. Гайнулла абый Шәвәлиев авылыбызның легендар шәхесе иде. Аның кулы белмәгән эш юк. Үзе шаян, төрле кызык хәлләр уйлап чыгарырга гына тора. Гайнулла абыйның армиядә хезмәт иткән чакта Мосфильм киностудиясендә кинога төшүе дә – район тарихында бердәнбер очрактыр әле.
Эш болай була. Тарихи фильм төшергәндә татар-монгол сугышчыларын уйнаучылар кирәк була. Сол¬датлар арасыннан атта чаба белүче, татар-монголларга охшаган егетләрне җыеп алалар да, сугыш киемнәре киендереп, билләренә – кылыч, кулларына калкан, сөңге тоттырып, яу кырында сугышучы татар-монголлар күренешен төшерәләр. Кызганычка каршы, ул фильмның исемен белмим, әмма (1966 елда булырга тиеш) мин Гайнулла абыйларда бер фото күрдем. Анда ул сугыш киемнәрендә ат өстендә, кулында калкан белән сөңге, башында йонлач бүрек иде. Ул елны Гайнулла абый, армиягә китәсе егетләрне җыеп, солдат боткасы ашатты. Араларында Мөдәрис абый да бар иде. Миңа да абыйга ияреп солдат боткасы ашарга насыйп булды.
Гайнулла абый – Нарат Асты авылы тарихында үзе язган шигыре белән дә мәңге онытылмаслык эз калдырган шәхес. Ул бу шигырен Яңа ел кичәсендә клубта укып авылдашларын таң калдыра. Шигырь юмор белән, авылдашларның холык-фигылен белеп язылганга күрә, аны әллә ничә еллар Яңа ел кичәләрендә сөйләделәр. Бу шигырьне Зөфәр абый Ханов аеруча оста сөйләде. Гайнулла абый да, Зөфәр абый да, шигырьдә телгә алынган авылдашларыбыз да арабызда юк инде, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Мөнир Ситдыйков.Нарат Асты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев